-22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 08:55

Бүген кызын җир куенына салалар...

Кичә Туймазы районындагы коточкыч авариядә һәлак булган 18 яшьлек кызның әнисе комадан чыккан.

Бүген кызын җир куенына салалар...

Исегезгә төшерәбез, ул көнне Имангул авылыннан ерак түгел генә «Вольво» фурасы каршысына килеп чыккан «Хендай Солярис» машинасын бәрдергән иде. Нәтиҗәдә, бәрелү алгы утыргычтагы 18 яшьлек пассажирга туры килә. Алынган җәрәхәтләрдән кыз ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. 45 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесен авыр хәлдә дәваханәгә алып китәләр, хәзер ул реанимациядә.

Кандракүл авылыннан 45 яшьлек Альбина С. һәм аның 18 яшьлек кызы Лиана авария нәтиҗәсендә зыян күргәннәр. Танышлары сөйләвенчә, ул көнне алар кунактан кайтып килгән.

- Лиана гаиләдә бердәнбер бала иде. Альбина бу вакытта комада булып, хәзер үз аңына килде. Яраткан кызын үз гаебе белән югалткан әнисе үзен ничек тоюын күз алдына китерү дә куркыныч. Ул беркайчан да хатасын кичермәячәк, - ди үлгән кызның дусты.

Бу гаилә турында авылда барысы да тик яхшы фикердә. Альбина урындагы мәдәният йортында эшләгән, аның кызы да кечкенәдән бик сәләтле һәм иҗади бала булып үскән.

- Лиана кебек талантлы һәм максатчан кешеләрне беркайчан да очратканым юк. Без аның белән балачактан таныш, озак вакытлар сәхнәдә чыгыш ясадык, төркемебез белән призлы урыннарны алдык. Лиананың арытаба безнең белән булмаячагын күз алдына китерәсе дә килми, әмма ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, - ди һәлак булган кызның ахирәте Аза.

Һәлак булган кыз нефть колледжының 3нче курсында укыган, 2 ай элек ул дуслары белән бергә балигъ булуын күңелле бәйрәм иткән, киләчәккә планнар корган. Якыннарына Лиананың үлемен кичерү бик авыр. Һәлак булган студент кыз белән бүген аның туган авылында мәңгегә хушлачаклар.

Юлдагы хәвефсезлек чаралары турында онытмасак иде, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, җәмәгать!

"Кызыл таң" гәзите коллективы Лиананың якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Резида Валитова