+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 15:55

Интернат балаларына ялган май ашатканнар

Бу хәл социаль учреждениене тикшерү вакытында ачыкланган.

Интернат балаларына ялган май ашатканнар
Интернат балаларына ялган май ашатканнар
Туймазы районында Серафимовка балалар интернат-йортына фальсификацияләнгән май китерелгән. Бу хакта төбәк буенча “Россельхознадзор” хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ялган ризыкны социаль учреждениене планлы тикшерү барышында ачыклаганнар.
 
“Россельхознадзор” хезмәткәрләре майлылыгы 72,5 процент булган “Любимово" сәүдә йорты җәмгыяте маркалы акмайның пробаларын алган.
 
Экспертиза балаларга китерелгән продукциянең норматив документлар таләпләренә туры килмәвен күрсәткән. Аларда сөт майлары өчен хас булган май, каприл, каприн кислоталары булмавы ачыкланган.

Нәтиҗәдә, белгечләр бу продукт акмай түгел дигән нәтиҗәгә килгән. Товарны әйләнештән алып үтилләштергәннәр.

 
Фото: regnum.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: