-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 10:30

"Профсоюзлар - иң абруйлы берләшмәләрнең берсе"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров профсоюз хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Профсоюзлар - иң абруйлы берләшмәләрнең берсе"
"Профсоюзлар - иң абруйлы берләшмәләрнең берсе"
"Республикабызның профсоюз оешмалары бай традицияләре белән аерылып тора. Нәкъ менә профком рәисләре, профактивистлар иңенә заманча хезмәт һәм социаль-көнкүреш шартларын булдыру, хезмәтне саклау торышын контрольдә тоту, хезмәт ияләренең хокукый яклануын тәэмин итү, лаеклы хезмәт хакы һәм социаль гарантияләр дәрәҗәсенә ирешү һәм башка бик күп мәсьәләләрне хәл итү ята.

Яңа социаль-икътисади шартларда базар реформалары башлану белән профсоюзлар алдына катлаулы бурычлар куелды. Аларны хәл итү өчен яңа эш формалары кирәк иде. Социаль партнерлык механизмы беренче планга чыкты, ул дәүләт, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында сөйләшүләр режимында күп кенә социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Шунысы куанычлы: профсоюзлар үз потенциалын югалтмады, үз урыннарын алды, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрендә тулы хокуклы берәмлек булып катнашты.

Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе бүген республиканың иң абруйлы иҗтимагый берләшмәләренең берсе булып тора.

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, профсоюз сафларының бердәмлеген, туган республикабыз өчен җаваплы эшегездә яңа уңышлар телим!"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: