-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 20:21

Яман шешне панкератит белән бутаганнар...

Һәм өенә кайтарып җибәргәннәр...

Яман шешне панкератит белән бутаганнар...
Яман шешне панкератит белән бутаганнар...

46 яшьлек Дмитрий Миякә үзәк район дәваханәсенә мөрәҗәгать иткәч, табиблар аңа "панкератит" диагнозы куеп, аны дәваланырга өенә кайтарып җибәргән. Әмма авыру бик җитди булып чыга. Ирдә панкератит түгел, ә яман шеш ачыклана...

Авыру инде 4нче стадиягә җиткән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир инде паллиативка кертелгән, ягъни дәвалаучы түгел, ә ярдәм итүче терапия ала. Дмитрийның хатыны Әлфия иренең ашказаны эшләми башлавы турында сөйләгән иде.

4 октябрьдә Кыргыз-Миякә дәваханәсендә үткәрелгән тикшеренү вакытында аның ашказанында канлы җәрәхәт тапкан булганнар. Әмма алга таба тикшерү һәм стационарга күчерү урынына ирне өенә панкреатитны дәваларга кайтарып җибәргәннәр.

Ни өчен авыруны дәваханәгә салмыйча өенә кайтарып җибәргәннәр? Бу сорау әлегә ачык кала.

Фото: dom-prestarelih.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: