+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2021, 11:15

Әйләнә дә килә көзләр...

Аның белән бергә социаль челтәрләрдә халыкның җылылык өчен түләүгә бәйле зарлары да арта.

Әйләнә дә килә көзләр...
Әйләнә дә килә көзләр...
Башкортстан халкы Республика белән идарә итү үзәгенә җылыту мәсьәләләре буенча нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә һәм алар ничек хәл ителә? ЦУРның бер туры эфирында шул хакта сүз барды.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Уфада 2021-22 елларда ягулык чорына эш буенча штаб төзелде. Халык җылыту мәсьәләләре белән штабка мөрәҗәгать итә ала. Ул тәүлек әйләнәсенә һәм ялларсыз эшли. Шалтыратулар
8 (347) 277-09-11 номеры буенча кабул ителә.
Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының ЦУРдагы рәсми вәкиле Кристина Дикова белдерүенчә, ягып җылыту сезонының беренче көннәрендә халык җылылык булмауга, артык кызу ягуга зарланган булса, сорауларның икенче дулкыны җылылык өчен түләүгә кагыла. Әйтергә кирәк, 2019 елның 1 октябреннән Башкортстан халкы җылылык өчен факт буенча – ягъни елына “җылы” сигез ай өчен генә түли. Элек гражданнар “1/12” схемасы буенча ел дәвамында тигез түләделәр.
Быел, аерым алганда, Уфада 25 сентябрьне җылыта башладылар, ягъни көзнең беренче аенда фатирларда җылылык 6 көн генә булган. Әмма халыкка түләү ай өчен килгән. “Гражданнар ешрак шушы фактка зарлана, — дип сөйләде Кристина Дикова. – Әгәр дә гомумйорт исәпләгече приборы (ОДПУ) юк икән, Русия Хөкүмәтенең 354нче Карары нигезендә җылылык өчен түләү тулы ай өчен исәпләнә, дип аңлатабыз. Әгәр яшәүчеләр, сентябрь аенда исәпләүләрне булдырмас өчен, үз йортларында җылылыкны, әйтик, 1 октябрьдән бирү турында карар кабул итсә дә, бу берни дә хәл итмәячәк. Ягъни җылылык өчен 8 ай дәвамында түләнәчәк. Җылыту сезоны 25 сентябрьдә башланган икән, нәкъ менә шул вакыттан 8 айга исәпләнә. Башка сүзләр белән әйткәндә, сентябрьнең берничә көне өчен тулысынча түләгән кешеләр май аенда җылылык өчен түләмәячәк, шул ук вакытта җылылык барыбер өйләргә биреләчәк. Соңгы түләү апрель аенда булачак”.
Торак-комуналь хуҗалык министрлыгында җылылык исәпләү приборлары урнаштырылган йортларда кулланылган җылылык факты буенча исәп-хисап ясыйлар, дип өстәделәр. Ә андый приборлар булмаган йортларда исәп-хисапны норматив буенча башкаралар.
Җылылык сезоны башланганнан бирле “Инцидент менеджмент” системасына меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Уфада аларның күпчелеге Калинин, Орджоникидзе, Октябрь районнарыннан, ягъни гомумйорт приборлары урнаштырылмаган йортлар күбрәк булган төбәкләрдән килә, дип аңлаттылар ЦУРда. Уфада андыйлар 1200гә якын.
Уфада һәм Стәрлетамакта яшәүчеләр Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгать иткәннән соң, мәктәп янына тротуар салганнар һәм балалар поликлиникасы каршындагы юлны төзекләндергәннәр. Әйтик, августта Уфа янындагы Нагаево авылында яшәүчеләр социаль челтәрләргә 147нче мәктәп янына тротуар кирәк, дип язган. Рощинская урамы аша җәяүлеләр юлы бар, әмма ул тар юл читенә һәм урман посадкасына кискен төшүгә китерә. Мөрәҗәгать башкаланың Октябрь районы хакимиятенә тапшырылган. Бүгенге көндә тротуар түшәлгән инде.
Стәрлетамакта яшәүчеләр Коммунистик урамы, 82нче йорт адресы буенча 4нче балалар поликлиникасы каршындагы җимерелгән юлга беренче ел гына зарланмый. Чокырлар арта гына, дип язган стәрлетамаклы майда, октябрь аена инде юл участогы ремонтланган.
Юлларны ремонтлау темасы — гражданнар мөрәҗәгатьләре арасында иң еш очраганы. Бу һәм башка хәбәрләр җаваплы органнарга, муниципалитетларга яки профильле ведомстволарга тапшырыла. Барлык сигналлар да вакытында эшкәртелә, дип белдерделәр Башкортстан белән идарә итү үзәгендә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: