+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь 2021, 14:42

Әбҗәлил районында мәчет янган...

Берәрсе ут төрткәнме?

Әбҗәлил районында мәчет янган...
Әбҗәлил районында мәчет янган...
Әбҗәлил районының Салават авылы иске мәчетендә янгын 12 ноябрь кичендә башланган. Ут чыганагы эчтә булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу вакытта мәчет эчендә беркем дә булмаган, шуңа күрә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

"Мәчет мич ярдәмендә җылытылган. Ул намаз өчен ял көннәрендә генә файдаланылган", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Бер сәгатьтән соң янгын сүндерелгән. Янгын чыгуның сәбәпләрен хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклый. Авылда яңа мәчет бар, дип хәбәр ителә.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: