+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2021, 17:30

Әбҗәлил районындагы карьер тирәсендәге хәл контрольгә алынды

Әбҗәлил районының Ниязгол авылы янындагы марганец карьеры тирәсендәге хәлне җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия контрольгә алды.

Әбҗәлил районындагы карьер тирәсендәге хәл контрольгә алынды
Әбҗәлил районындагы карьер тирәсендәге хәл контрольгә алынды

Моның сәбәбе - Ниязголдан ерак түгел «УГРУ Восток» компаниясенең экологик хокук бозулар булган марганец табу белән шөгыльләнүе.

"Миңа социаль челтәрләрдә битараф булмаган гражданнар тарафыннан Ниязгол авылы янында марганец карьерында экологик хокук бозулар турында мәгълүмат бастырылды, дип хәбәр иттеләр. Республика Башлыгының җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге сәясәтне гамәлгә ашыру буенча йөкләмәсен даими режимда үтәү сәбәпле, карьерага керергә, хәлгә төшенергә, компания вәкилләре һәм урындагы җәмәгатьчелек белән аралашырга булдым. Нәтиҗәдә, төнлә диярлек чыгару урынында очрашу үткәрдек. Җәмәгатьчелек фикеренчә, карьерда шартлату эшләре башкарыла, елга пычрана, һәм, янәсе, компания эшчәнлеге нәтиҗәсендә, елгаларның берсе кибә", - дип язган үз аккаунтында республика Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов.

Очрашу нәтиҗәләре буенча бу мәсьәләне җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия утырышында карау өчен чыгарырга карар кылынды. Моннан тыш, контроль-күзәтчелек органнары урындагы халыкның җәмәгать контроле астында «УГРУ Восток» эшчәнлеген тикшерүне оештыру турында карар кабул ителде.

"Безнең өстенлегебез - икътисади үсеш һәм экологик хәвефсезлек арасындагы баланс. Хокук бозулар ачыкланган очракта алар бетереләчәк яисә лицензияне тартып алу буенча эш оештырылачак. Намуссыз җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга йогынты ясау тәҗрибәсен без инде тупладык", - дип белдерде вице-премьер.

"УГРУ Восток" шактый уникаль предприятие булып тора. Русиядә марганец чыгару белән шөгыльләнүче мондый компанияләр бик аз. Предприятие салымнарны түли, һәм очрашу барышында территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Марганецның Ниязгол чыганагы Ниязголдан төньяк-көнбатышка таба өч километр һәм Магнитогорск-Белорет трактыннан өч километр ераклыкта урнашкан.

Лицензиянең гамәлдә булу срогы 2022 елның 1 октябрендә тәмамлана.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: