-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2021, 13:45

Радий Хәбиров полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов һәйкәленә чәчәкләр салды

15 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров полиция генерал-лейтенанты, күренекле дәүләт эшлеклесе Артур Әхмәтхановны искә алды.

Радий Хәбиров полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов һәйкәленә чәчәкләр салды

Мәгълүм булуынча, 2020 елда шәһәр мөселман зиратында 2018 елдан республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфаларын башкарган Артур Әхмәтханов истәлегенә һәйкәл ачылды.
Тантанада Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, Русия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең республика идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Александр Бурдо катнаштылар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәйкәлгә чәчәкләр салды, Артур Фәрваз улының тол хатыны Фидалия Фәнил кызы һәм улы Азамат белән аралашты, аларга ныклык һәм сәламәтлек теләде.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в