+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2021, 23:15

"Сез республика мәнфәгатен кайгыртырга тиеш"

15 ноябрьдә Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт думасы депутатлары белән очрашты.  

"Сез республика мәнфәгатен кайгыртырга тиеш"
"Сез республика мәнфәгатен кайгыртырга тиеш"

Радий Хәбиров ассызыклаганча, депутатлар корпусының төп бурычларының берсе – илнең сәяси каркасын саклау. Сенаторлар һәм депутатлар иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, дәүләтнең социаль-икътисади үсеше өчен җаваплы.

- Ышанам ки, сез барыгыз да Русия парламентында республикабызны лаеклы рәвештә күрсәтерсез, Дума комитетлары эшендә, законнар чыгару эшчәнлегендә актив катнашырсыз. Сезгә яңа чакырылышта уңышлы, бердәм эш телим, - диде республика җитәкчесе. - Дәүләт думасында Башкортстаннан сайланган депутатлар саны буенча без Русия төбәкләренең беренче бишлегенә керәбез. Шуңа күрә без "Башфракция" төшенчәсен кертергә булдык. Сүз, нинди партиядә нинди булуына карамастан, республикабыз халкы мәнфәгатьләрен кайгырту зарурлыгы турында бара.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу чакырылышта Башкортстан янә көчле состав тәкъдим итә, һәм халык сайлаучыларының һәрберсе зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгә ия.

- Сез барыгыз да билгеле бер проектларга һәм федераль программаларга кураторлык итәчәксез. Русия Хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән очрашулар вакытында Башкортстанны теге яки бу проектларны гамәлгә ашыру өчен пилот төбәк буларак тәкъдим итә аласыз, - диде Радий Хәбиров. – Республика һәрдаим күз алдында булырга тиеш. Барлык төбәкләр дә конкурент мохиттә яши, һәм без Башкортстанда тормыш сыйфатын яхшырту өчен федераль программалар мөмкинлекләреннән дөрес файдалана белергә тиеш.

Фото:  glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: