-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2021, 17:25

Учалыда күпфатирлы йортлар ихаталары яңара

Бу яңалык белән Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә бүлешә.

Учалыда күпфатирлы йортлар ихаталары яңара
Учалыда күпфатирлы йортлар ихаталары яңара


"Менә шундый ихатаны Учалыда халыкка тапшырдык. Ишегалды зур, ул 11 күпфатирлы йортны берләштерә.
Кечкенә балалар өчен хәзер таулар, карусельләр, таганнар, өлкәнрәкләр өчен йомшак өслекле спорт мәйданчыгы бар. Шулай ук ишегалды юлларына асфальт түшәлде, яктырту һәм видеокүзәтү урнаштырылды. Барысын да халык үзе теләде. Алар барлык эшләрне дә контрольдә тоттылар.
Күпфатирлы йортларның һәр ишегалдына ремонт ясау июеясе тормышка аша. "Башкортстан ихаталары" программасы башланганнан бирле без инде 920 ихатаны үзгәрттек. Алда - 2024 елга кадәр бу күрсәткечне ике меңгә җиткерү бурычы тора. Вәгъдә иткәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз.
Ә хәзер үк мин урыннардагы башлыклардан һәм минем коллегаларымнан бу эшкә кушылырга һәм 2022 елга игълан ителгән барлык проектларны халык белән килешергә сорыйм. Моның өчен җыелышлар үткәрергә, имзалар җыярга кирәк. Нәкъ менә халыкка ишегалларының нинди булырга тиешлеге аңлашыла", - дип яза республика Башлыгы.

Фото: vk.com


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: