+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2021, 16:55

Бәләкәй авылларга да игътибар бар

Авылларда халыкны борчыган байтак проблемалар республика һәм федераль программалар ярдәмендә хәл ителә.

Бәләкәй авылларга да игътибар бар
Бәләкәй авылларга да игътибар бар
Шулай, күптән түгел Кырмыскалы районының Атҗитәр авыл биләмәсенә караучы Сулы Куак авылында искиткеч балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Әлбәттә, авыл әллә ни зур түгел, биредә 50 тирәсе генә кеше яши, җәй көннәрендә халык саны дачниклар исәбенә арта. Нәнәй-картәтиләренә кунакка кайтучы балалар да күбәя. Шул ук вакытта авыл карт түгел, биредә күпбалалы яшь гаиләләр дә яши. Шуның өчен балалар өчен уен мәйданчыгы биредә бик кирәк иде.

Бу эшне авылда бердәм көч белән тормышка ашырдылар. Балалар мәйданчыгы булдыру буенча авыл халкының башлангычын авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап, зур ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, бу проект белән алар Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнаштылар һәм җиңеп чыктылар. 400 мең сум күләмендә бирелгән акчага бик күркәм мәйданчык эшләп куйдылар.

Алдагы язда ул бала-чагаларның иң яраткан урынына әвереләчәк, дип зур ышаныч белән әйтергә була.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: