+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2021, 15:15

Депутат мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясе волонтерлык үзәгенең "Безнең хәстәрлек" проекты кысаларында мохтаҗ гражданнарга көн саен азык-төлек белән һәм башка төрле ярдәм күрсәтелә. Әлеге эшкә сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутатлары да кушылды.

Депутат мохтаҗларга ярдәм күрсәтә
Депутат мохтаҗларга ярдәм күрсәтә

Депутат Ризван Корбанов мохтаҗларга азык-төлек һәм кием-салым җыю башлангычы белән чыкты. Бу парламентарийга эшкуар һәм меценат Арслан Раджабов, халыкара класслы спорт мастеры Рөстәм Бегерин һәм "Чиста йөрәк" хәйрия фонды ярдәм иттеләр.

Адреслы ярдәмне Благовещен сайлау округында яшәүче 400 граждан алачак, алар - «хәстәрлек картасы»на кертелгән аз керемле инвалидлар, шул исәптән коляскадагы инвалидлар.

Ризван Корбанов Уфа шәһәренең Дим бистәсендә яшәүче "ДЦП" диагнозлы Елизавета Гайфуллинага азык-төлек җыелмасын тапшырды. Лиза - бик талантлы һәм тырыш кыз. Ул компьютерда рәсем төшерә, аңа авыр бирелүенә карамастан, фотосурәтләрдән клиплар ясый.

Азык-төлекне китерүдә 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова да актив катнашты. Ул күрү сәләте буенча инвалидка азык-төлек ярдәмен алып килгән. Пандемия үзенең төзәтмәләрен өлкән яшьтәге хатын-кызның тормышына керткән. Азык-төлеккә кибеткә һәр чыгу аның сәламәтлеге өчен куркыныч белән яный. Шуңа күрә ул өйдән чыкмаска тырыша.

"Нәкъ менә шундый эшләр бүген бик мөһим дип саныйм, чөнки алар конкрет кешеләрнең тормышын яхшырак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итә", - дип билгеләде Рима Баталова.

Фото: “Бердәм Русия”

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: