-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь 2021, 18:57

Җылы автобусларда җилдереп кенә!

Уфада пассажир транспорты салоннарында микроклимат тикшерелде.

Җылы автобусларда җилдереп кенә!
Җылы автобусларда җилдереп кенә!

Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча Уфа пассажир транспорты салоннарында температура режимын тикшерде. Алар маршрут буенча йөрүче автобуслардагы температураны үлчәде.

Автобус яисә трамвай салонында температура ГОСТ белән билгеләнә. Халыкны шәһәр пассажир транспортында йөртүгә дәүләт санитар күзәтчелеге буенча Методик күрсәтмәләр нигезендә, салкын вакытта салоннарда һава температурасы нормалары дәүләт стандартларында тәкъдим ителгән.

Аерым алганда, ГОСТ 8802-78 һәм ГОСТ 7495-74 буенча трамвай һәм троллейбусларда һава температурасы тыштагыдан 20 °C га югарырак булырга тиеш. ГОСТ буенча 20774-75 автобуслар салоннарында температура +10 °C тан да ким булмаска тиеш.

Тикшерү күрсәткәнчә, барлык автобусларда һәм маршрут таксиларында температура нормадан ким булмаган – 12 градус җылы.

Җәмәгать транспортының барлык төрләре дә җылыту системасы белән җиһазландырылган. Мәсәлән, «НефАЗ» маркалы автобусның биш җылыткычы бар, берсе - машина йөртүче кабинасында, калганнары салонның алгы, урта һәм арткы өлешләрендә. Трамвайның машина йөртүче кабинасында ике җылыткыч һәм уң як һәм сул як бортлары буенда урнашкан салонда 13 җылыткыч бар. Троллейбуслар биш җылыткыч белән җиһазландырылган, аларның берсе - машина йөртүче кабинасында, калганнары салонның алгы, урта һәм арткы өлешләрендә утыргычлар астында.

Барлык хәрәкәттәге состав, шәхси һәм дәүләт пассажир ташучыларының техникасы маршрутка чыгар алдыннан техник карау уза, шул исәптән мәҗбүри рәвештә җылыту җиһазларының эше тикшерелә.

Машина йөртүче линиягә инде җылытылган салон белән чыгарга, барлык җылыту приборлары да эш хәлендә булырга тиеш. Җылыту җиһазлары төзек булмаган очракта, транспорт маршрутка чыгарылмый.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в