+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 14:20

Эшсезлек буенча пособие күпмегә арткан?

2022 елга эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме билгеләнде.

Эшсезлек буенча пособие күпмегә арткан?
Эшсезлек буенча пособие күпмегә арткан?
2022 елда Русиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 792 сумга кадәр артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Документта эшсез гражданнар өчен «эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен -1 500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сум күләмендә билгеләргә» диелгән.
Быел эшсез кеше аена 12130 сумга кадәр акча ала алган. Бу 2020 елның минималь хезмәт хакы күләменә туры килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: