+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 13:42

Киң дөньяга тәрәзә ул

INVESTRB.RU порталында бизнес өчен файдалы инструкцияләргә багышланган яңа бит эшли башлады.

Киң дөньяга тәрәзә ул
Киң дөньяга тәрәзә ул

Башкортстан Республикасының бердәм инвестицион порталындагы контентны яңарту кысаларында INVESTRB.RU «Эшкуарларга» бүлегендә яңа мәгълүмати бүлек – бизнес өчен файдалы инструкцияләр эшли.

Вкладкада эшмәкәрләр очраша торган кайбер хәлләр буенча әзер инструкция урнаштырылган. Инструкция милек мөнәсәбәтләренә, лицензияләү, сатып алуларда катнашу, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә кагыла.

- Күптән түгел Башкортстан инвестпорталында төзелгән бүлек иң актуаль алты юнәлеш буенча тематик инструкцияләр пакетын тәкъдим итә. Алга таба яңа тарихларны йөкләү һәм бизнес-процесста артык адымнар ясамау планлаштырыла, – дип шәрехләде Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Инструкцияләр белән бүлек бизнес-җәмәгатьчелекнең инвестицион портал битләренә мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның инвестицион порталы 2019 елдан бирле эшли, ул эшкуарлар һәм инвесторлар өчен "Бердәм тәрәзә" булып тора.

Фото: investrb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: