+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 19:50

Сибайда эш планлы рәвештә бара

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Сибай шәһәрендәге үзгәрешләр турында хәбәр урнаштырган.

Сибайда эш планлы рәвештә бара
Сибайда эш планлы рәвештә бара

"Әлегә Сибайдагы Мәҗит Гафури исемендәге паркта - без планлаштырган контурлар гына. Сүз уңаеннан, бу Урал арьягы шәһәрендә ул иң зур мәйданны - 21,5 гектар били. Биредә балалар иҗат үзәге, боз сарае, аттракционнар урнашкан.

Традицияләр булган парк, ләкин аны тәртипкә китерергә кирәк иде. Безнең шәһәрләр үсеше институты проект тәкъдим итте, аны халык белән килештерделәр. Бәхәсләштеләр, алмаштырдылар, әмма проектны гамәлгә ашыра башладылар.

Комплекслы рәвештә, ике юнәлеш буенча эшлибез.

Гафури исемендәге паркны төзекләндерүне 2022 елда тәмамлыйбыз. Планда - Мичурин, Октябрь, Чайковский, Кутузов урамнары янындагы территорияне тәртипкә китерү. Аннары «Терра Зауралье» экопаркын этаплап төзеп бетерәбез.

Менә шулай, адым саен Сибай халкына кызыклы һәм заманча мәйданчыклар тапшырабыз. План буенча эшлибез - дөресен әйткәндә, бөтен республикадагы кебек үк", - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: