-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 17:55

Яшьләр кирәк авылга

Чишмә районы предприятиеләре вәкилләре Башкортстан агросәнәгать колледжы студентлары белән очрашты.

Яшьләр кирәк авылга
Яшьләр кирәк авылга

Әлеге уку йортының 35 студенты Чишмә районы предприятиеләрендә практика уза.

- Сүз дә юк, колледж белән предприятие арасында хезмәттәшлек чыгарылыш сыйныф укучысының һөнәрен югары профессиональ дәрәҗәдә үзләштерү, көндәшлеккә сәләтле булу, эшлекле карьера төзү мөмкинлеге булуына китерә. Республиканың агросәнәгать комплексы югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, - дип билгеләп үтте Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова.

- Балалар, нигездә, хезмәт сөючән. Теләк һәм кызыксыну белән эшлиләр. Ел саен колледжны тәмамлаучылар безнең предприятиенең хезмәт коллективын тулыландыралар. Быел практика нәтиҗәләре буенча өч студентка безгә эшкә урнашырга тәкъдим иттек. Алар теоретик белем буенча яхшы күнекмәләрне күрсәтте, һәм хәзер аларны практикада уңышлы кулланалар, - дип билгеләп үтте «Башкир-Агроинвест» җәмгыяте баш механигы Алик Бикбулатов.

Бүген «Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә үткән елларда Башкортстан агросәнәгать колледжын тәмамлаган 14 кеше эшли.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: