+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 17:57

Яшьләр кыйтгаларны иңли

16 ноябрьдә Русия-Кытай бизнес-инкубаторының Русия яшьләр берлегенең акселерация программасы кысаларында беренче онлайн-очрашуы узды.

Яшьләр кыйтгаларны иңли
Яшьләр кыйтгаларны иңли

Очрашуда Уфа һәм Цзянсы шәһәрләре вәкилләре катнашты. Башкортстан Республикасында Русия яшьләр берлеге рәисе Диана Вәлиева бизнес-инкубаторда катнашучыларга төбәк һәм аның мөмкинлекләрен күрсәтте.

- Дөньяда хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып, бүген "Русия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы" проекты яңа форматка әйләнде. Онлайн-бәйләнешкә басым ясалды, бу заманча белем бирү ихтыяҗларына туры килә. Бу вакыйга – безнең төбәктә яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруда яңа этап, – дип ассызыклады Диана Вәлиева.

Русия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторының акселерация программасының максаты - яшь эшкуарларга сатуларны арттырырга, яңа клиентлар җәлеп итәргә, компанияне эшләтеп җибәрүнең төп күнекмәләрен камилләштерергә, продуктны базарга эшләп бетерергә, потенциаль клиентлар, бизнес буенча партнерлар белән эшлекле элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итү. Һәр командага шәхси бизнес-остаз кушыла, ул атна саен максатларга ирешү планын билгеләргә һәм эш нәтиҗәләрен анализларга ярдәм итә.

Проектның партнерлары - "Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты, "Синергия" Мәскәү финанс-сәнәгать университеты, «ОПОРА РОССИИ» Гомумрусия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: