Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2021, 13:50

"Юл картасы" мәгълүмат туплый

Башкортстанда категориясе билгеләнмәгән җир участоклары саны ике тапкыр кимеде.

"Юл картасы" мәгълүмат туплый
Республикада рөхсәт ителгән җир участокларыннан файдалану төрен һәм категориясен ачыклау буенча эш алып барыла. Әлеге мәгълүматлардан башка участокларның бер өлеше 2022 елга планлаштырылган дәүләт кадастр бәяләве процедурасын төгәл уза алмый.

Республика Хөкүмәте һәм "Росреестр" тарафыннан агымдагы елда күчемсез милек реестрын актуаль белешмәләр белән тутыру буенча «Юл картасы» расланды. Документка Премьер-министр Андрей Назаров һәм республика буенча "Росреестр" җитәкчесе Петр Клец кул куйдылар.

Расланган чаралар планы белән участокларның һәм территорияләрнең төгәл чикләрен билгеләү каралган, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау, комплекслы кадастр эшләрен үткәрү, кайбер салым салу объектларын тиешле характеристикалар белән тулыландыру буенча эш алып барыла.

Андрей Назаров сүзләренә караганда, «юл картасы» Бердәм дәүләт реестрына гражданнарның һәм юридик берәмлекләрнең хокукларын яклау, җир бәхәсләре хәвефен киметү, дөрес салым салу һәм файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын әйләнешкә кертү өчен кирәкле булган мәгълүматларны кертүгә юнәлтелгән.

- Республика Хөкүмәте бу эштә ярдәм итә. Аның нәтиҗәләре һәм «юл картасы»н гамәлгә ашыру процессына муниципаль берәмлекләрнең җәлеп ителү дәрәҗәсе турында төбәк Башлыгына бу елның декабрендә хәбәр ителәчәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: expert-cno.ru

 

Автор:Резеда Галикәева