+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2021, 09:34

Баласы - боз астында, ә анасы кая?

Башкаланың Солдат күлендә аянычлы вакыйга булган.

Баласы - боз астында, ә анасы кая?
Баласы - боз астында, ә анасы кая?

Уфаның Якутов паркындагы Солдат күлендә 7 яшьлек бала яңа гына каткан бозда уйнап йөргән. Ярдан 20 метрга киткәч, ул, боз астына төшеп, бата башлаган.

Бәхеткә, аны өлкәннәр күреп калган һәм Денис Наумчик исемле тәвәккәл ир аны коткара алган. Ул хатыны һәм балалары белән паркта йөргән булган, батып баручы баланы коткарып, аны тиз генә өйләренә алып кайтып җылытканнар. Шуннан соң гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә хәбәр иткәннәр. Баланың кесәсендә телефоны булган, Денис, аның симкасын алып, үзенекенә куйган һәм әнисенә шалтыраткан.

– Һәлакәт вакытында баланың паркта әти-әнисез булуы ачыкланды. Ситуация буенча белешмәләр баланың ата-аналары белән эшләү өчен профильле хезмәтләргә тапшырылды, – дип хәбәр итәләр Гражданнарны яклау хезмәтеннән.

Илеш районында шундый ук хәлдә калган баланы коткара алмаганнар иде. Елга-күлләргә су туңып та өлгермәде, аянычлы вакыйгалар башланды да инде. Ата-аналар, бүген балагыз кайда уйнаячак, аны хәвефсезлек кагыйдәләре турында искәрттегезме?

Фото: img-fotki.yandex.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: