+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2021, 10:47

Бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк

Иртәгә Башкортстанда яшәүчеләр "ПРОСТО ПРАВО" онлайн-кабул итү бүлмәсендә түләүсез консультация ала алалар.

Бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк
Бушлай юридик хезмәт күрсәтеләчәк

Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан төбәк бүлеге республика халкын "ПРОСТО ПРАВО" онлайн-кабул итү бүлмәсендә түләүсез консультация алырга чакыра.

Теләге булган һәркемгә һөнәри консультацияне Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе, Республика дәүләт юридик бюросы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратывәкилләре күрсәтәчәк.

Теркәлү өчен +789177600204 телефон номеры буенча шалтыратырга, яки электрон адреска гариза җибәрергә кирәк (alrf-rb@mail.ru). Онлайн-кабул итү бүлмәсе 11.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: