+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2021, 09:31

Казанда агуланган студентлар хәмер эчмәгән

Алар табынга тагын да хәтәррәк сыекча куйган.

Казанда агуланган студентлар хәмер эчмәгән
Казанда агуланган студентлар хәмер эчмәгән

Башкортстаннан килгән студентларның Казанда күпләп агулануы тарихында көтелмәгән яңа нечкәлекләр билгеле булды.

Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, студентлар танышыннан биш литрлы ялган аракы сатып алган, аны арендаланган автомобиль багажнигына куйган. Нәтиҗәдә, караңгыда яшьләр, шешәләрне бутап, өстәлгә «незамерзайка» куйган, аны алдан ароматизатор өстәгән. Менә шулай «ириска тәме килгән яшел аракы» пәйда булган да, шуны эчеп, 18-22 яшьлек 13 студент-медик җитди агулану белән дәваханәгә эләккән.

- Тикшерү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә алкоголь саткан дүрт кешедән сорау алынды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сатып алынган алкогольдә метанол табылмады, - дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез: бу хәл Казанның кечкенә генә бистәсендә булган иде, анда 13 студент (Башкортстаннан - 11 һәм Казаннан икәү) дусларының туган көнен бәйрәм итү өчен коттедж арендалаганнар. Яшьләр хәмер эчкән, ә иртән үзләрен начар тойган. Хәзер алар барысы да дәваханәдә, өч кыз авыр хәлдә.

Фото: tengrinews.kz

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: