+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2021, 15:55

Башкортстанда 26 яшьлек кыз югалган

Волонтерлар аны бишенче тәүлек эзли.

Башкортстанда 26 яшьлек кыз югалган
Башкортстанда 26 яшьлек кыз югалган

Стәрлетамакта яшәүче Марина Яценконы якыннары һәм волонтерлар дүртенче көн эзли. Ул өйдән 15 ноябрьдә билгесез юнәлештә чыгып киткән, әлегә кадәр аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.


Кызның билгеләре: буе – 165 сантиметр, уртача гәүдәле, саргылт чәчле, күзләре яшел төстә.


Югалган көнне ул өстенә кара болон куртка кигән, зәңгәр джинсы, алсу төстәге джемпер, кара төстәге кыска кунычлы итек кигән.


“Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 8-987-10-601 яки 02 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз”,— дип мөрәҗәгать итә гражданнарга “Отклик” эзләү-коткару отрядының иреклеләр.

 

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: