+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2021, 11:33

Сукбайлармы соң алар?..

Аларның шәхесләре ачыклана.

Сукбайлармы соң алар?..
Сукбайлармы соң алар?..

Уфада торак йортта янгын вакытында ике кеше һәлак булган. Вакыйга узган төндә, 19 ноябрьдә булган. Ашыгыч ведомствоның диспетчеры пультына чакыру 1:11 сәгатьтә кергән.

Ирек урамындагы бер катлы бүрәнә йортның торак булмаган бүлмәсендә чүп-чар януы турында хәбәр ителгән.

- Торактан мөстәкыйль рәвештә ике кеше эвакуацияләнгән, алар зыян күрмәгән, - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Янгын 1:23 сәгатьтә үк сүндерелгән. 40 минуттан соң коткаручылар вакыйга урынын тикшергәндә ике ир-атның үле гәүдәләрен тапкан - фаразланганча, алар сукбай булган. Һәлак булганнарның шәхесләре билгеләнә.

Янгын сәбәпләрен тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы тикшерә.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: