+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2021, 13:30

Яз эшлисен көз үк эшләп куйганнар

ЦУР теркәгән проблемаларның кайберләре вакытыннан алда хәл ителә.

Яз эшлисен көз үк эшләп куйганнар
Яз эшлисен көз үк эшләп куйганнар

Юл ремонтлау проблемасы — социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр арасында һәрвакыт беренче урыннарда. Шуңа да ремонтка кадәр һәм аннан соң төшерелгән фоторәсемнәр арасында аерманы күрү бик куанычлы. Беренчесе — халык үзе җибәргәннәре. Аннары — шул ук участоклар ремонттан соң. Хәл ителгән инцидентларның берничәсе белән уртаклашабыз.

Зур йөк машиналары аркасында Туймазы районының Кожай-Андреевка авылы юлының ике чакрым участогы җимерек хәлдә калган. Авыл халкы мөрәҗәгать иткәннән соң, бер ай эчендә юл ремонтланган.
Дәүләкәндә Ворошилов һәм Пролетарский урамнары тоташкан урында юл түшә­мәсе белән бергә күпер җиме­релү алдында булган. Мөрә­җәгать иткәннән соң ай ярым үткәч, участок тәртипкә ките­релгән. Нигезе ныгытылган, бетон блоклардан стена ясал­ган, киртәләр алыштырылган, юлга асфальт түшәлгән.
Мәләвез районының Дарьино авылына юл юк иде. Бу хакта быел августта халык Радий Хәбировның социаль челтәр­ләрдәге битендә язды. Тулы булмаган өч ай эчендә Дарьинога керү юлы асфальтланган. Хәзер бу 1600 метр тигез юл. Башкортстан белән идарә итү үзәге ел башыннан юлларны ремонтлау темасына 3 082 мөрәҗәгать эшкәрт­кән. Профильле министрлыклар һәм муниципалитетлар ярдәме белән бу инцидентларны хәл итәргә мөмкин бул­ган.
Тормышта сирәк кенә менә шундый очраклар да була. Әйтик, Сибайда шәһәр паркын төзек­ләндерәләр. Бу — яхшы эш, халык шат. Ләкин зур йөк машиналары Революцион урамындагы парктан төзелеш чүп-чарын чыгарганда асфальтка зыян ки­тергән. Юлны тергезергә кирәк була, сибайлылар социаль челтәр­ләрдә шул турыда язган.
Башкортстан белән идарә итү үзәге мөрәҗәгатьне Сибай хакимиятендәге коллегаларына тапшырган. Муниципалитет подрядчыга юл участогын ремонтларга, эшләрне 2022 елның язына планлаштырырга куша, чөнки тышта ноябрь, һава шартлары ремонт ясарга мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә, барысы да тагын да яхшырак килеп чыккан. Ноябрь башы җылы, ә халык үҗәт булып чыга. Юл 9 ноябрьгә ремонтланып беткән. Бернинди чокырлар һәм ярыклар да калмаган.
“Кыш җитте. Ә башкала авто­бусларының күпчелеге җәйге резинада йөри... Өс­тәвенә, води­тель­ләргә тие­шенчә түләми­ләр, ди, шуңа алар артык күп эшли һәм арый...” Башкортстан ЦУРы командасы әлеге хәбәрне алу белән тиз арада тикшерергә керешә. Ноябрь, кар... Өстә­венә, “машина йөртү­челәр­нең ялсыз эше”нә карата шикаять тә бар. Кыскасы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә “Башавтотранс”та (сүз, нигездә, респуб­ликаның төп пассажирлар ташучысы турында бара) ниләр булганын тикшерә башлыйлар.
Нәтиҗә шундый. “Вектор Next”, НефАЗ, ЛиАЗ һәм ПАЗ автобусларына бөтен сезонга исәпләнгән шиннар кидерел­гән һәм җәйге резинаны кышкы чорга алыштырырга кирәк­ми. “Ford Transit” һәм “Mercedes-Benz Sprinter” автобусларында барысы да октябрьдә эшләнгән. Һава торышына бәйле, әлбәттә. Түләү — бу да бик мөһим. “Башавтотранс” шоферлары өчен эштән тыш, ял, бәйрәмнәр һәм төнге сменалар, шулай ук стажерларны укыту һәм бригада белән җитәкчелек итү өчен өстәмә түләү системасы гамәлдә икән. Графиклар һәр йөртүче белән шәхсән килеш­терелгән. Әмма машина ­ нормалар һәм кагыйдәләр буенча эшли.
Диварларында — күгәрек, фатирларда салкын. Туймазыда күпкатлы йортта яшәү­челәр ел саен обойларны алмаштырырга мәҗбүр. Проблема турында алар 2020 елның 4 декабрендә социаль чел­тәрләрдә язган.
Башкортстан ЦУРы мөрә­җә­гатьне теркәп, Туймазы районы хакимиятендәге коллегаларына юллаган. Проблема тулысынча бер көндә генә хәл ителмәгән. Башта бел­гечләр җылылык белән тәэ­мин итү системасын тик­шергән. Фатирда температура 16 градус тәшкил иткән. Зыян күргән фатирлар өстендәге түбәне җылытканнар.
Комаров урамындагы 47/1 күпфатирлы йорт фасадын капиталь ремонтлау 2023 ел планына гына кертелгән иде. Фатирлар арасында панельара җөй­ләрне җылытуны планлаштырырга һәм моңа акча табарга вакыт кирәк була. Быел октябрьдә кирәкле ремонт эшләре башкарылган. Торак җылытылган. Шулай ук җылылык белән тәэмин итү буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен яңадан исәп-хисап ясалган.

  Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: