Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 21:10

БСТда телеканалның 20 еллыгы уңаеннан телемарафон узды

Башкортстанның төп телеканалына 20 яшь тулды.

БСТда телеканалның 20 еллыгы уңаеннан телемарафон узды
Бәйрәм чарасы Бөтендөнья телевидение көненә багышланган иде һәм махсус планлаштырылган якшәмбе эфирында барган зур марафон белән билгеләп үтелде.

Трансляция көн буе дәвам итте. Иртәдән студиядә БСТга нигез салучылар белән очрашулар узды, алар Башкортстанның төп телеканалының ничек оештырылуы турында сөйләде.

Телемарафонның кунаклары - республиканың танылган кешеләре, телевидение ветераннары. Телеканал хезмәткәрләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм заманча Русия телевидениесенә нигез салучыларның берсе Эдуард Сагалаев, шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән килгән хезмәттәшләре котлады.

"Кадерле БСТ хезмәткәрләре, журналистлар, режиссерлар, телеоператорлар, энтузиастлар армиясе, мин БСТны бик яратам һәм сезгә республика тормышын ачык һәм кызыклы итеп яктыртканыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе елдан сезнең киностудияләр, җиһазлар яхшырсын өчен, БСТның матди базасын үстерү белән шөгыльләнәчәкбез, дип вәгъдә итәм. Без моны һичшиксез эшләячәкбез, ә бүген мин барысына да бик рәхмәтле. Хезмәтегез өчен рәхмәт, ул бик кирәкле һәм бик мөһим. Сәламәт булыгыз, бәхетле булыгыз, хәзерге кебек үк кызыксыну белән эшләгез», - дип теләде Радий Хәбиров.

"Кадерле коллегалар, дуслар, мин сезне 20 еллык юбилей белән котларга телим. БСТ - ул техник яктан да, иҗади яктан да яшь. Рөстәм Зарафетдинов җитәкчелегендә сез бик күп нәрсәгә ирештегез, бигрәк тә соңгы елларда. Сез санга күчтегез, безнең заманда аеруча мөһим булган төрле өлкәләрдә эшлисез, сезнең югары сыйфатлы программаларыгыз интернет белән ярыша һәм көндәшлек итә. Сез бу уңышларга ирешәсез. Киләчәктә сезгә зур уңышлар телим, яшәгез, иҗади табышларыгыз күп булсын. Хәерле юл сезгә, кадерле дуслар!"- дип котлады Эдуард Сагалаев.

Тамашачылар телеканал төзү тарихы белән танышты, истәлекле бүләкләр отты. Көн дәвамында БСТ телеканалының уникаль сувенир продукциясе, шулай ук төп призлар - өч телевизор уйнатылды.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева