Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 18:31

Мин ничек тракторчы булмадым

Әгәр ул һөнәрне сайласам, бәлки, бу көннәргә авыл хуҗалыгы бөтенләй таралган булыр иде.

Мин ничек тракторчы булмадым

Минем “техника” дигән туташ белән мәхәббәтем бәләкәйдән барып чыкмады. Мин аны яратырга тырыштым (яраттым түгел!), ә ул үземне санга да сукмады. Әтинең “Восход” мотоциклына утырып чыгып китсәм, я пешкәге ярыла, я тизлек шестернялары ватыла, һич югында, тәгәрмәче булса да тишелеп чыга иде. Ә инде тигез урында авып, я булмаса тик торган баганага бәрелеп алган җәрәхәтләр аякларда әлегә кадәр саклана.

1980 еллар азагы... Урта мәктәпнең VIII сыйныфында укып йөргән чак. Ул вакытта безгә “Трактор” дәресләре керә иде. ДТ-75 тракторында күнекмәләр үтәбез. Укытучыбыз – Рамил абый Гафаров. Ул гомер буена комбайнда эшләгән, ургыч астына эләгеп, бер аягын да өздергән иде, шуңа таяк белән йөрде. Көзге бер көндә ДТ-75кә утыртып, мәктәп капкасыннан чыгарып җибәрде бу мине. Үзе каядыр китеп барды. Чыктым. Йөз метр да үтәргә өлгермәдем, бер урыс абзые каршыма төшеп туктатты.
– Сынок, помоги, пожалуйста, вытянуть мой “Белорус”, – ди.
Баксаң, бу абзый Бәләбәйдән безнең мәктәп котельныена күмер брикетлары төяп алып килгән икән. Тракторы белән урам уртасындагы сазга кереп баткан. Мин нәрсә – җаваплы кеше. “Белорус” янында кырт борылып туктадым. Үзем куркам. Ни дисәң дә, җаваплы вазыйфа. Абзый кабинасыннан трос алып чыгып, бер башын – минем тракторга, икенчесен үзенекенә тоташтырды, үзе кабинасына менәргә дип кулчадан тартылды. Шулчакны миңа нәрсә булгандыр – артымда “Белорус” барлыгын да, тракторчының кабинасына менеп өлгермәгәнлеген дә... оныттым да куйдым! Каушау, дулкынлану галәмәтедер инде. Беренче тизлеккә салдым, аннан икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә... ДТ-75 көчле, җилдерә генә! Азактан сөйләделәр: абзыең трактор кабинасының кулчаларына асылынган килеш шактый өстерәлеп барды, дип. Шулай да ничектер кабинага кереп утырган бу.
Менә мәктәп капкасыннан да үтеп киттем, күмер саклана торган сарайны да уздым. Юлым мәктәп басуына таба. Шулчак тракторның тартуы кимеде. Миңа нәрсә – әмәлен беләбез – түбәндәгерәк тизлеккә күчтем. ДТ-75 үкерә, ләкин тарта!
Ничектер тирә-якка күз салырга башым җитте. Карасам! Бер яклап, костюмнарын салып ташлап, миңа таба әти йөгерә (ул вакыта Бәләбәй районы Тузлыкуш урта мәктәбе директоры иде), икенче яклап таягын каядыр томырган Рамил абый титаклап чаба! Ә мәктәпнең бөтен укучылары тәрәзәләрне сырып алып мине күзәтә, бармак төбәп көле­шәләр. Артыма борылып карадым. Ни күрим, артымда – “Белорус”, арткы тиз­леккә салган, тәгәрмәчләре кирегә әйлә­неп утыра! Тракторны туктатырга башым җитте. Кабинадан төшәргә куркыта. “Төшүем дә булачак, бу абзый монтировкасы белән аркага китереп сылаячак бит инде”, – дим. “Белорус”тагы абзый да кабинадан чыкмый. “Бу исәргә ышан­саң, мин кабинадан төшү белән тракторын тарттырып, әллә кая алып китеп томырыр”, – дип уйлагандыр инде.
Ул арада әти белән Рамил абзый да килеп җиттеләр... Мине кабинадан йомшак кына чакырып чыгарып, мәктәпкә кертеп җибәрделәр, тракторны сүндер­деләр. “Белорус”тагы абзый белән ничек аңлаш­кан­нардыр – анысы миңа караңгы булып калды. Аның каравы, атна-ун көн буена малайлар көлеп күз ачырмадылар, “көн герое” булып йөрдем.
Шушы вакыйгадан соң күпмедер вакыт үтүгә, мәктәпнең “Трактор” фәне укытучысы Рамил абый Миңнуллин (урыны оҗмахта булсын) мине янә ДТ-75 рычаглары артына кайтарды. 1989 елның бер яңгырлы көнендә “Чапаев” колхозының мәктәп өстендәге басуын әллә сөрергә, әллә культивация үткәрергә кушты бу. (Турысын әйтим, бүген мин бу ике эш ара­сындагы аерманы хәтерләмим дә). Җитмәсә, үзе мәктәптә торып калды.
Киттем. Ишеп яңгыр ява. Кемнәр 1980 елларда Бәләбәй якларында укыган, практика үткән, белә булыр – ул чорда монда тигез асфальт юл турында ишетү дә мөмкин түгел иде. Мәте, пычрак, баткак Бәләбәйнең синонимы булды. Безнең урам уртасындагы пычрак күл-күлләвек җәйнең иң эссе көннәрендә дә кипмәде. Әтием, язучы-сатирик Камил Фазлый шул хакта “Һәнәк”тә “Робинзон утравы” дип аталган фельетон язып бастыргач, аны райкомга чакырып тинтерәтүләре хәтердә. Иң кызу көннәрдә дә аяктан резина, я кирза итек төшмәде. Урамнан башкача үтү мөмкин түгел иде.
Ярар, читкәрәк киттем, ахрысы. Яңгыр астында тиешле мәйданда кушылган эшне башкарып чыктым. Трактордан төштем, чын механизатор кебек, маңгай тирен сыпырып, канәгатьлек белән басуга күз салдым. Барысы да яхшы, әйбәт культи­вацияләнгән. Ә бәлки сөрелгәндер. Инде хәтерләмим. Тракторга күз салдым. Пычракка батып, төсен (зәңгәр иде ул) югалткан, бичара. “Нихәл итеп, мине шун­дый төстә кайтарасың?” дип, үпкә­ләгән төстә карап тора. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. “Кайгырма, иптәш, доставим в лучшем виде”, – дидем дә, янәдән кабина эченә кереп утырдым.
Басу кырыннан гына Кыркул дип атал­ган кечкенә инеш авыл аша уза иде ул чакта. Нәкъ укытучым Рамил абый Миң­нуллинның өе яныннан үтә. Мин тракторны шунда илтергә тиеш. Хәзер кибеп бетте инде ул инеш. Агыйделне аяк белән атлап чыгып булса, Кыркул бүген мунча ташы яткылыгы гына. Коп-коры. Республикада гигант сусаклагычлар пәйда булу белән йөзләрчә шундый кечкенә инешләр юкка чыкты шул. Нәкъ физика законына ярашлы – әгәр кайдадыр су барлыкка ки­лә икән, бүтән җирдә ул кими, яки бө­тен­ләй югала... Янә читкә киттем, ахрысы.
Кыскасы, башыма янә искиткеч “акыллы” фикер килде: инеш эченнән кайтырга! Трактор чиста булырга тиеш! Минем Зәйтүнә әбекәй, әтинең әнисе – без аны “инәки” дип йөрттек – авылда пөхтәлеге һәм аш-суга осталыгы белән дан тоткан кешеләрнең берсе иде. Өендә тузан бөртеге дә очрату мөмкин түгел иде аның. Хәерсез 80нче елларда да өендә затлы ислемай исләре аңкып тора. Ул пешергән коймакларның тәмен, күпме яшәсәм дә, кабат татый алмадым... Искиткеч иде алар! Аның тәэсире беләндер инде, “чисталык чире” канга сеңгән иде. Дөрес, Уфага килеп, тулай торакта ярты ел яшәү белән, “терелдем”, гадәти – нәр­сә бар, шу­ңа канәгать булган студентка әверел­дем. Янә читкә салуладым бугай...
Шулай итеп, авылга кайтып киттем инеш буйлап! Тимер Арслан сүзләрен бераз үзгәртсәң, “инеш җылы, миңа рәхәт, тракторда сыпыртамын”! Беренче тизлек, икенчесе, өченчесе..., алтынчысы! ДТ-75 үзеннән-үзе юыла, мин исә үз акылыма үзем сокланып, газны арттырам гына! Чиста кайтам бит!
Тик... Авылга килеп кердем дигәндә генә, әллә ни булды – мин сиденьедан шуып төштем дә киттем. Трактор үкерә, тик берни эшли алмый, гусеницасы төшеп калган танк кебек инеш эчендәге чокырга килеп төртелгән. Җитмәсә, уң якка – тракторчы ягына янтайган, “менә авам – менә авам” дип тора. Көч-хәл белән тизлекне “нейтралка”га күчереп, “пассажир” ягына шуышып күтәрелдем, ишекне ачтым һәм... өйгә, әти янына – Бәләбәй районы Тузлыкуш урта мәктәбе директоры йортына таба сыпырттым. Тракторны сүндереп торып булмады. Хәлне сөйләп биргәч, әтием башын чайкады да ДТ-75не сүндерү һәм кайтару өчен инструкторым Рамил абый Миңнуллин йортына йөгерде. Алар мәсьәләне ничек хәл иткәннәрдер – анысы миңа караңгы, тракторны “тоткынлык”тан чыгару өчен төнгә кадәр маташулары гына мәгълүм... Кыскасы, шушы вакыйгадан соң мине тракторга якын җибәрүче булмады... Бүген “Тулпар”да кәгазь сырлавым белән дә, бәлки, шул вакыйгага җаваплымындыр.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: минем йөздә татар журналистикасы, фольклор, әдәбият гыйлеме, педагогикасы кемне тапкандыр, кыйммәтем ни чаклыдыр – әйтә алмыйм. Ләкин шуны төгәл беләм – авыл хуҗалыгы беркемне дә югалтмады. Чөнки атка утырсам – тәртәсе сына, “матай”ны иярләсәм – пешкәге (поршене) та­­рала иде. Әгәр авыл хуҗалыгына китсәм, бәлки, бу көннәргә ул бөтенләй юкка чыккан булыр иде. Немец философы Фридрих Ницше язганча, “һәркемгә – үзенеке”... Шуңа күрә, Ходай биргәнгә шөкер кылып, алган һөнәремә канәгать булып, бу язманы сезнең игътибарга җит­кердем...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов