Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь , 18:40

“Экологик форсайт” фәнни-иҗтимагый форумы узачак

25-27 ноябрьдә Саратовта Федераль экология операторы ярдәмендә “Экологик форсайт” III Бөтенрусия фәнни-иҗтимагый форумы узачак. Форумда илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр катнаша, алар исәбендә Саратов өлкәсе, Пермь крае, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары.

“Экологик форсайт” фәнни-иҗтимагый форумы узачак

Оештыручы - Гагарин исемендәге СДТУ. 27 ноябрьдә "ЭкоХОД: отХОД - доХОД" экологик социаль реклама конкурсына йомгак ясалачак, анда 7 яшьтән 21 яшькә кадәр укучылар һәм студентлар катнаша.

Конкурс жюрие икенчел ресурслар сыйфатында экология, үтилләштерү һәм җитештерү калдыкларын эшкәртү проблемаларына багышланган иҗади эшләрне түбәндәге номинацияләр буенча караячак: плакат, сәнгать эше (графика, коллаж, аппликация), видеоролик/видеоклип, мультимедиа проекты.

Конкурста катнашучылар эшләре форумны ачу көнендә махсус күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Фото: ecoforsite.org

Автор:Фануз Хабибуллин