

“Дәүләт думасы Советы бүгенге утырышында депутатларның юллардагы хулиганлык өчен лихачларга карата катгый җинаять җаваплылыгы кертү (машинаны конфискацияләү дә күздә тотыла) турындагы тәкъдиме буенча фикер алышачак, дип хәбәр итте Дума спикеры Вячеслав Володин.
"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр бозучыларга, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручыларга карата катгый җәза чараларын тәкъдим итү - җинаять җаваплылыгы кертү дөрес дип саныйбыз. Шулай ук мондый хулиганлык гамәлләре кылганнарның транспорт чараларын конфискацияләүне дә тәкъдим итәчәкбез", - дип язган Володин бүген телеграмканалда.
Спикер билгеләп үткәнчә, мондый тәкъдим белән депутатлар төркеме, шул исәптән "Бердәм Русия" фракциясе башлыгы Владимир Васильев, хәвефсезлек һәм транспорт буенча комитетлар җитәкчеләре Василий Пискарев һәм Евгений Москвичев чыгыш ясады.