Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь , 20:17

ЦУР эшендә иң мөһиме - кешеләр!

“Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге” проектының яңа форматта эшли башлавына бер ел тулды. Бу вакыт эчендә башкарылган эшләр турында Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

ЦУР эшендә иң мөһиме - кешеләр!

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Мәскәү өлкәсенең халык шикаятьләре һәм мондый мөрәҗәгатьләрнең аналитикалары белән оператив эш буенча уңай тәҗрибәсен гамәлгә ашырган сынау төбәкләренең берсе булды.

Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча идарәнең мондый үзәкләре төбәкләрдә 2020 елның 1 декабренә кадәр барлыкка килде.

Башкортстанда ЦУР оештыру турындагы карар 2019 елның 1 ноябрендә кабул ителде, тиешле указны республика Башлыгы Радий Хәбиров имзалады.

Республикада халыкның социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләре белән эш 2018 елның октябрендә үк башланган иде. Ул вакытта төбәктә "Инцидент-менеджмент" роботлаштырылган системасын гамәлгә керткәннәр иде. Нәкъ менә социаль челтәрләрдә эш белән шөгыльләнгән Башкортстан Башлыгы Хакимияте идарәсе базасында Республика белән идарә итү үзәге оештырылды да инде.

Елена Прочаковская Хөкүмәт утырышында билгеләп үткәнчә, Башкортстанда ЦУР өч блоктан тора - социаль коммуникация, мәгълүмати һәм икътисади аналитика. Соңгысының булуы Башкортстандагы ЦУРны башка төбәкләрдәге идарә үзәкләреннән аерып тора.

Икътисади блокка Стратегик эшләнмәләр үзәге, Үсеш корпорациясе һәм Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы керә. Тирән икътисади анализ республика җитәкчелегенә нәтиҗәле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Социаль коммуникацияләр блогы халыкның төрле мөрәҗәгатьләрен анализлый. Бу блокның хисаплары республика ведомстволары һәм муниципалитетлар эшендә кулланыла.

Мәгълүмат блогы - ЦУР, республика башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетларның эш нәтиҗәләре турында сөйли, шулай ук Башкортстанда иң яхшы тәҗрибәләрне анализлый, шул исәптән халык белән үзара хезмәттәшлек итү, аларның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү һәм бу хакта мәгълүмат җиткерү.

ЦУРда төрле өлкәләрдәге һәм аерым территорияләрдәге проблемаларны карарга, аларны анализларга мөмкинлек бирә торган 18 мәгълүмат системасы интеграцияләнгән.

Системалы проблемаларны хәл итү өчен ЦУР фокус-төркемне, тематик киңәшмәләрне һәм ведомствоара хезмәттәшлекне тәкъдим итә. Барлык мәсьәләләр дә карар кабул ителгәнче контрольдә тотыла.

- Башкортстанның идарә үзәге эшендә иң мөһиме - кешеләр, - дип ассызыклады Елена Прочаковская.

Белешмә: 2021 елның 1 гыйнварыннан 21 ноябренә кадәр ЦУР системасы аша 294 мең 691 мөрәҗәгать килгән: 151 403е - «Инцидент-менеджмент» аша (2020 елда - 65 325), "Кире элемтә" платформасы аша - 143 288 (2020 елда - 2 806) мөрәҗәгать.

Мөрәҗәгатьләр санының артуы коронавирус пандемиясе белән бәйле. Халыкны иң борчыган темаларга СОVID-19, торак-коммуналь хуҗалык, юллар, төзекләндерү, социаль яклау, вакциналаштыру керә.

 

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова