Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь , 18:25

ЦУР хәзер "Сәлам" каналында да!

"Вәгъдә иткәнчә, без моны эшләдек - БСТ телеканалының "Сәлам" программасының туры эфирына чыктык", - дип яза республика ЦУРы.

ЦУР хәзер "Сәлам" каналында да!

"Бер генә тапкыр түгел, ә көн саен шундый стримнар булачак. Вакыты - 8.40. Ә пәнҗешәмбе көнне, 25 ноябрьдә, башкорт телендә дә старт алабыз, анысы 8.10 сәгатьтә.

Алып баручыларның беренче соравы: инцидентка ничек язарга? Җавап бирәбез: республика җитәкчелеге, район башлыклары, министрлар постлары астында, район һәм министрлыкның рәсми битләрендә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм кирәк. Робот акыллы, ул барысын да күрә.

Тагын статистика турында. Үткән атнада халыкны иң нык борчыган проблемалар түбәндәгеләр булды: 1. Юллар (372 хәбәр) 2. Торак- коммуналь хуҗалык (371) 3. Төзекләндерү (331) 4 . Сәламәтлек саклау (322) 5 . Социаль яклау (272) 6. Коронавирус (237).

БСТ эфирында Нефтекамадан килгән шикаятьне күрсәттек, анда төзүчеләр таучык эшләгән, ә бу балалар өчен куркыныч булган, чөнки юл якын.

Яхшы хәбәр дә бар - Комсомол урамындагы канау турында кулланучы язган. Хәбәр системага кергән, ЦУР теркәгән һәм сәгать ярымнан проблеманы хәл иттеләр. Нәтиҗәдә, мөрәҗәгать язучы шунда ук социаль челтәрләрдә рәхмәт белдерде.

Без телевидение хезмәткәрләрен БСТның 20 еллыгы белән котладык, кичә Бөтендөнья телевидение көне һәм БСТның юбилее булды.

Иртәгә без сезнең белән тагын 8.40 сәгатьтә күрешербез. Онытмагыз, 21нче канал, БСТ. Сезнең өчен эшлибез!

Автор:Резеда Галикәева