

Уфа шәһәр округы Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Мельников әлеге акциянең мөһимлеген билгеләп үтте.
- “Кайнар төшке аш” акциясе кысаларында 600дән артык гаилә һәм мохтаҗлар волонтерлар ярдәмендә өйләренә кайнар аш алды, - диде Александр Мельников.
Әлеге акция "Фарфор" рестораны белән берлектә гамәлгә ашырыла. Волонтерлар үзәгенә төшке ашлар китергәч, аларны волонтерлар формалаштыра һәм адреслар буенча илтәләр. Активисткаларның берсе - Гүзәл Нуретдинова. Ул көн саен шәхси транспортта 10-15 адрес буенча кайнар төшке аш китерә.
Фото: "Бердәм Русия"