Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 ноябрь , 14:30

Яшәгән йортың матур булсын!

Агыйдел шәһәрендәге йортларда яшәүчеләр идарәче компанияләр белән берлектә үз подъездларын үзенчәлекле итеп бизи.

Яшәгән йортың матур булсын!

Әйтик, Академик Курчатов урамы, 1/11 йорты подъездларында яшәүчеләр «Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсында катнашты һәм «Шәһәр округының иң яхшы подъезды» номинациясендә III урын яулады. Нәтиҗәдә 100 мең сум күләмендә акчалата премия алдылар. Шәһәрдә яшәүчеләр яхшы башлангычны дәвам итәргә карар итте һәм 2021 елда да бу эш дәвам итте.
- Подъездлар матурлык өчен генә төзекләндерелми. Безнең төп максат – киләчәк буынга уртак матди байлыкны сакларга, кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә, гаиләгә, йортка, туган шәһәргә һәм илгә мәхәббәт тәрбияләргә өйрәтү, - дип саный күпфатирлы йорт советы рәисе, шәһәр округы Советы депутаты Әделфия Грифлёнкова.
Агыйдел шәһәрендә «Күпфатирлы йортларда подъездларны комплекслы ремонтлау» программасын тормышка ашыру чорында 2019-21 елларда 14 торак йортта 46 подъезд норматив хәлгә китерелгән.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова