+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2021, 09:07

155 мең сум бирсәң, миллион булып кайтачак...

Әллә булган акылың чыгып китәчәкме?

155 мең сум бирсәң, миллион булып кайтачак...
155 мең сум бирсәң, миллион булып кайтачак...

Стәрлетамакта яшәүче пенсия яшендәге апа танышына 1 миллион сум акча биреп торган. Биш ел узгач, бурычын кайтарып алуга өмете өзеләм дигәндә башына шәп уй килгән - акчаны күрәзәче аша кайтарттырырга! Ә аны каян эзләп табарга? Дөрес, Интернеттан!

Тольяттидан Алия исемле "күрәзә остасы" проблеманы кыска вакыт эчендә хәл итәргә вәгъдә биргән. Ул үлгән кешеләрнең рухлары ярдәмендә эш итә икән. Бу хезмәте өчен ул пенсионердан атна буена картасына 155 мең сум күчерттергән. Тик тиздән акча белән бергә үзе дә юкка чыккан.

Тик бераздан клиентына янә шалтыратып, тиздән миллион сумың кайтачак, дип, тагын акча күчерергә кушкан. Тик бу юлы анысы акыллырак булган, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаятьчене тапканнар. Сихерче барлык сүзләреннән, гамәлләреннән баш тарткан, мин ул кешене бөтенләй белмим, дигән.

Интернет аша кешеләрдән акча суырып ятучы багымчылар, "халык табиб"лары, тагын әллә кемнәр! Тормышыгызның үзегез дә көтмәгән бер борылмасында, себерке тотып, сезне берәү каршы алачак. "Себереп ташлыйм", - ди... Ниләр булачагын күрерсез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: