Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 18:30

Балыкчылар, бозда сак булыгыз!

Башкортстан ЦУРында кышкы балык тоту вакытында хәвефсезлек чаралары турында сөйләделәр.

Балыкчылар, бозда сак булыгыз!

Кышкы балык тотуның төп шарты - кеше авырлыгын күтәрә алырлык билгеле бер калынлыктагы боз. Бу хакта Республика белән идарү итү үзәгенең туры эфирында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсенең кече суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Геннадий Колотик сөйләде.

- Кышкы балык тоту вакыты җитте: кайбер сулыкларны боз каплады да инде. Әмма ул бөтен җирдә дә ныклы булып туңмаган. Кеше авырлыгы өчен боз калынлыгы 7 сантиметр яхшы дип санала, бу - якынча, кул калынлыгы. Җиңел машиналар өчен - 20-30 сантиметр, - диде инспектор. Боз үтәкүренмәле, зәңгәрсу яисә яшкелт төсле булырга тиеш. Ә соры яисә сары төстәге боз балыкчыны шунда ук сагайтырга тиеш - ул тиз ватылачак.

Балыкчыларга боз өстендә бәхетсезлек очракларыннан котылырга берничә киңәш ярдәм итәр:

- тәүлекнең караңгы вакытында бозга чыкмагыз;

- бер урында күп бәке эшләмәгез — алар арасында ара 5-6 метр тәшкил итәргә тиеш;

- төркем белән балык тотканда балыкчылар арасында хәвефсез ара - 50 метр;

— бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәгез, таяк яисә лом белән генә; 

-балыкка исерек килеш бармагыз һәм баргач та эчмәгез!

Автор:Резеда Галикәева