+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2021, 13:03

"Мине тәрбиягә алынган 5 яшьлек кызым тәрбияли..."

25 яшьлек яшь хатынга кем ярдәм итәр?

"Мине тәрбиягә алынган 5 яшьлек кызым тәрбияли..."
"Мине тәрбиягә алынган 5 яшьлек кызым тәрбияли..."

Уфада яшәүче 25 яшьлек Полина гадәти, сәламәт кыз булып туган, ләкин өч айлык чагында аның тәне кинәт саргая башлаган. Әти-әнисе һәм табиблар бу хәлнең сәбәбен бик озак ачыклый алмаган. Кызга биш яшь тулгач кына Мәскәү клиникасы докторлары аңа дөрес диагноз куйган - "үт куыгы юлларының тумыштан булган авыруы", соңрак ул циррозга әйләнәчәк. 2009 елда Полинага бавыр трансплантациясе операциясен ясаганнар.

- Операция тәүлектән артык барды, барысы да яхшы тәмамланды. Тик берничә елдан соң кулларда бик нык калтырау барлыкка килде, аннары баш авыртулар интектерә башлады, тел, тавыш белән бәйле проблемалар барлыкка килде. Табиблар моны Паркинсон авыруы дип уйлаган иде, тик диагноз расланмады. Без төрле белгечләргә мөрәҗәгать иттек, мин хәтта генетик экспертиза үттем. Быел гына аның эссенциаль тремор булуы ачыкланды, - ди Полина.

Полина кулында чинаяк та тотып тора алмый. Ярый әле янәшәдә ярдәмчесе - тәрбиягә алынган 5 яшьлек кызы Маша бар.

- Маша белән без песиләрне ашатабыз, аларга бергәләп ашарга әзерлибез. Кызым укый белә, гомумән, ул - бик мөстәкыйль бала. Аннан башка урамга да чыкмыйм инде, ят урында куллар тагын да ныграк калтырый, ялгыз калу мөмкин түгел, - ди Полина.

Полинага операция ясап, аны гадәти тормышка кайтарырга мөмкин. Әмма бу операция зур чыгымнар таләп итә. Билгеле, Полина эшкә дә чыга алмый. Хатын, кызын үстереп, аңа терәк булу теләге белән яши.

Әгәр дә яшь хатынга ярдәм итәргә телисез икән, кесә телефоныннан 3443 номерына "Изгелек" сүзен язып һәм сумманы күрсәтеп, кыска СМС җибәрергә мөмкин. Мәсәлән, 150 сум күчерергә телисез икән, текст "Изгелек 150" итеп язылырга тиеш.

Фото: prufy

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: