Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 17:13

Октябрьскийга аюлар килгән!

Социаль челтәрдә бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итә.

Октябрьскийга аюлар килгән!

"Бу - Октябрьский шәһәре, биредә берьюлы өч җәмәгать территориясен төзекләндерделәр. Сигезенче мәктәп янындагы скверны тапшырдык, Шашин урамы буенча һәм 29нчы бистәдә скверларда эшли башладык, - дип яза ул. - Бу хакта халык белән киңәшләштек, барысын да килештек.

25нче бистәдәге скверны күпчелек халык "Әкият" дип атарга теләгән. Биредә төзекләндерү эшләре үткән елда башланган. Берни дә булмаган буш урында менә дигән ял зонасы - зур балалар уен шәһәрчеге барлыкка килде. Спорт тренажерлары, турниклар, балалар скалодромы бар. Скверда әкияти фигуралар күп. Өлкәннәргә дә йөрергә урын бар. Скверда яктырту көйләнде, юллар төзекләндерелде, агачлар һәм куаклар утыртылды.

«Кояшлы Экопарк» 29нчы бистәдә урнашкан. Подрядчы оешма урам яктырту баганалары, эскәмияләр һәм урналар урнаштырган инде, видеокүзәтү монтажлаган.

Октябрьскийдагы объектлар зур, шуңа аларны киләсе елда төгәлләячәкбез. Анда яшәүчеләр җәен ял итәргә өлгерсен өчен җылы көннәр җиткәнче эшләргә тырышачакбыз.

Ә бу аю балалары селфи буенча рекорд куйды, диләр".

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова