Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь , 18:15

ЦУР ярдәмендә балалар өчен хәвефле урын тәртипкә китерелде

"Балалар мәктәпкә гомерләрен куркыныч астына куеп йөри".

ЦУР ярдәмендә балалар өчен хәвефле урын тәртипкә китерелде

Уфалы Эрика Нажимованың шушы хәбәре "Инцидент" системасына эләккән.

Анда сүз Амантай һәм Армавир урамнарындагы йортлар арасында төзелгән баскыч турында бара. Аның буенча Кузнецов затонында яшәүче укучылар 160нче лицейга йөри. Яңа бистәдә әлегә мәктәп юк.

"Баскычны чистартмыйлар - анда кар һәм боз каткан. Зинһар, ярдәм итегез!» - дип яза ханым.

Башкортстан ЦУРы муниципалитеттагы коллегаларына әлеге проблема турында оператив рәвештә хәбәр итте. 24 ноябрьгә каршы төндә үк Киров районын карап тоту һәм төзекләндерү хезмәткәрләре баскычны кардан һәм боздан чистарткан.

Исегезгә төшерәбез, кар яву сәбәпле, Уфаның коммуналь хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Ә куллары җитмәгән участоклар турында халык хәбәр итә. Республика белән идарә итү үзәге мондый сигналларны аерым контрольдә тота.

Автор:Резеда Галикәева