Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь , 15:54

16 яшьлек кызны ваннада тапканнар

Ничек баткан ул?

16 яшьлек кызны ваннада тапканнар

Уфадагы фатирларның берсендә ваннада 16 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар. Аны 30 яшьлек егете тапкан.

Ул иртән өйдән чыгып киткәнен, ә кире кайткач, кыз аңа ишекне ачмавын әйткән. Иргә балкон аша фатирга керергә туры килгән.

Тикшерүчеләр ир-егетнең наркоман булуын һәм кызны батырганлыгын ачыклаган. Арытаба ир фатирны бикләгән дә, демонстратив рәвештә ишеккә шакый башлаган. Фатирга керер өчен күршеләр балконы аша сикереп чыгарга туры килә аңа.

Шикләнелүче хәзер сак астында.

Фото: naked-science.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова