Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь , 19:55

Радий Хәбиров кайгы уртаклашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кемерово өлкәсендә "Листвяжная" шахтасында һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде. 25 ноябрьдә, "Ростехнадзор" мәгълүматлары буенча, аның вентиляция штрекларының берсендә шартлау булган.

Радий Хәбиров кайгы уртаклашты

Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв исеменә телеграммада болай диелә:

"Башкортстан Республикасының барлык халкы исеменнән, "Листвяжная" шахтасында кешеләр һәлак булу сәбәпле, тирән кайгыгызны ихлас уртаклашам. Бу фаҗига безнең йөрәкләрдә кискен әрнү тудырды. Бу көннәрдә без Кузбассның барлык кешеләре белән бергә кайгырабыз. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына - түземлек, батырлык, рухи көч, зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телибез".

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин