Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь , 11:15

ЦУР балалар мәйданчыгын төзүдә ярдәм итте

Быел майда “Башкортстан ихаталары” программасы буенча Уфаның Российская урамындагы берничә торак йортка тоташкан территорияне төзекләндерү башланды.

ЦУР балалар мәйданчыгын төзүдә ярдәм итте
Биредә 30 августка спорт мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы планлаштырылган. Ләкин эш акрын бара, һәм халык кыш көне балалар саф һавада уйный алмас, дип борчыла.

Башкортстанның ЦУР системасында социаль челтәрләрдә процессны тизләтүне сорап мөрәҗәгать итүләр 16 августта теркәлгән. Уфаның Октябрь районы хакимиятенә запрос ясаганнан соң, подрядчылар билгеләнгән срокка башка объектларда эш күләме күп булу аркасында өлгерә алмаулары ачыкланган.

15 сентябрьгә белгечләр территорияне тулысынча асфальтлаган һәм грунт кайтара башлаган. Ә 15 ноябрьдә ихатаны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән - хоккей тартмасы, спорт һәм уен җиһазлары урнаштырылган. Хәзер инде балалар тимераякта да шуа, шайба да куа, күнегүләр дә эшли алачак.

#ЦУРБашкортостан #ЦУРБашкортостан_решаемвместе

 

Автор:Резеда Галикәева