+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2021, 04:00

52 кеше һәлак булган

Беренчел мәгълүматлар буенча, Кузбасстагы «Листвяжная» шахтасында 52 кеше һәлак булган. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

52 кеше һәлак булган52 кеше һәлак булган
52 кеше һәлак булган



Һәлак булучылар арасында алты коткаручы да бар. ТАСС чыганагы, җир астында эшләгән кешеләр арасында исән калучылар юк, дип билгеләп үтә.

25 ноябрь иртәсендә «Листвяжная» шахтасында янгын чыккан иде. Ышанычлы чыганаклар мәгълүматларына караганда, бу һәлакәтнең сәбәбе - метан шартлау. Бу вакытта шахтада 285 кеше булган.

Тикшерү комитеты җитештерү объектларында хәвефсезлек таләпләрен бозу турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгаткан. Бу эш кысаларында шахта директоры, аның урынбасары һәм участок начальнигы тоткарланган.
Кемерово өлкәсе губернаторы алдагы өч көнне төбәктә мәтам көннәре дип игълан итте.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас