Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь , 09:40

Юка боз — хәвефле!

Салкыннар башлану белән халык кышкы мавыгуларына кереште. Хәвефле очраклар саны арту да шул хакта сөйли. Тәүге атнада гына да коткаручылар балыкчыларга ярдәмгә биш тапкыр чыкты.

Юка боз — хәвефле!
Салкыннар башлану белән халык кышкы мавыгуларына кереште. Хәвефле очраклар саны арту да шул хакта сөйли. Тәүге атнада гына да коткаручылар балыкчыларга ярдәмгә биш тапкыр чыкты.
Павловка сусаклагычында ике балыкчы утырган моторлы көймә сүнеп, туктап кала. Бәхетләренә, тиз арада аларга коткаручылар ярдәмгә килә. Дүртөйле районында Агыйдел елгасында да шундый ук хәл теркәлгән. 35 яшьлек ир моторлы көймәдә балык тотарга китә, икенче ярга йөзеп чыга, тик көймәнең моторы сүнеп, кире әйләнеп кайта алмый. Шунда ук бер ир юлны кыскартырга һәм буа аша юка боз өстеннән чыгарга булган. Боз чыдамаган, ярылган һәм ир салкын суга килеп төшкән. Батып баручы ирне бер хатын күреп калып, шунда ук коткаручыларны чакырмаса, бу очрак, һичшиксез, фаҗига белән тәмамланыр иде. Салават районында Юрүзән елгасында бер ир билгә кадәр бозлы суга чума. Аны да коткаручылар тартып чыгара.
Түбәндә республи­каның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре белән берлектә ноябрь бозының никадәр хәвефле булуы һәм бәлагә тарымас өчен нинди саклык чараларын күрергә кирәклеге турында сөйлибез.

Иң ныклысы — кайсы?

Ел саен юка боз илдә дистәләрчә кешенең гомере өзелүгә сәбәпче була. Болар — арытаба көтәргә түземлекләре җитмичә, юка бозга чыккан балыкчылар да. Болар — елга яки буа аша юлны кыскартучы, берни дә булмас әле дип, гомерләрен зур хәвеф астына куючы юлчылар да. Шул исәптән эчкән кешеләр дә.
Алкоголь үз-үзеңне саклау сәләтен киметә, реакция акрыная, һәм эчкән кеше, гадәттән тыш хәлгә тарыган очракта, тиз арада тиешле чаралар күрә алмый. Болар — кызганычка каршы, игътибарсыз калдырылган һәм салкын суның никадәр куркыныч булуын ахыргача аңламаган балалар да.
Беренче боз күлләрне һәм елгаларны каплады да инде. Беренче карашка ул инде калын һәм хәвефсез булып тоела, әмма бу — хата фикер. Асылда, әле бозның калынлыгы 2-3 сантиметр гына, ә ким дигәндә 7 сантиметр кирәк. Бу — җәяүле кешене күтәрсен өчен, шугалак эшләү өчен боз— 12, кичү ясау өчен — 15, ә машинада үтү өчен 30 сантиметр һәм аннан да калынрак булу зарур.
Тотрыклы салкыннар урнашканга кадәр боз ныклы булмый һәм бик аз гына авырлыкны күтәрергә мөмкин. Көндез кояшлы вакытта ул хәтта минималь ныклыгын да югалта һәм хәвефлегә әверелә.
Иң ныклысы — яшькелт яки зәңгәсу төстәге үтәкүренмәле боз. Әгәр ул сөт төсендә яисә соры булса, хәвефле. Мондый боз чатнау тавышы чыгарып та тормый, бик тиз ватылачак. Шулай ук кар белән капланган боз да куркыныч санала: яңа туңган бозга яуган кар, бәкеләрне яшерүдән тыш, боз катламы барлыкка килүне акрынайта.

Салкын суга чумсагыз, нишләргә?

Кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулышны тигезләгез, кулларыгызны як-якка җәегез һәм суга башыгыз белән чуммас өчен боз читенә ябышырга тырышыгыз. Боз астына китү өч тапкыр куркынычрак — су агымы бәкедән еракка алып китәргә мөмкин.
Сак кына, боз читен ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәгегез белән шуышып боз читенә ятыгыз, башта — бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә чыгарыгыз. Әгәр боз чыдаса, акрын гына бәке читеннән китегез һәм ярга таба шуышыгыз (йөгерә күрмәгез!). Үзегез килгән якка таба хәрәкәт итәргә кирәк, чөнки анда бозның ныклыгы инде тикшерелгән.

Су температурасы ике градуска кадәр булганда кеше суда 10 минут тора ала, ә ике градустан түбән булганда – нибары биш минут. Кешенең гомерен саклап калу өчен нибары шушы кадәр вакыт бар.

Башка юл юк икән

Кайчагында сулык аша чыгарга кирәк, ә боз өстеннән башка юл юк. Нәрсә эшләргә?
– Сулыкны мәҗбүри кичәргә туры килгән очракта салынган сукмаклардан атлау хәерле;
– Тәүлекнең караңгы вакытында һәм томан, кар, яңгырда бозга чыкмагыз. Көтегез.
– Бозның ныклыгын аяк белән сугып карап тикшермәгез;
– Кыш башында сулыкның уртасы аеруча куркыныч була. Ахырында — яр буе, су агу торбалары янындагы участоклар, күпер аслары хәвеф белән яный.
– Боз өстендә төркем-төркем туп­ланмагыз. Өч-дүрт метр ара тотыгыз.

Бәлагә таручыга беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Берничә кеше булсагыз, берегез кичекмәстән коткаручыларны һәм ашыгыч ярдәм чакыртсын. Моны түләүсез 112 номеры буенча эшләргә мөмкин. Икенче кеше теләсә нинди озын таяк, такта, колга яки бау алсын. Шарфларны, каешларны яки кием-салымны бергә бәйләргә дә була. Зыян күрүчегә ярдәмгә килүегез хакында кычкырыгыз, бу аңа көч, ышаныч бирәчәк.
Бәке янына бик сак, кулларны як-якка җәеп шуышып килегез, таяну мәйданын арттыру өчен астыгызга чаңгы, фанера яки такта салыгыз. Бәлагә тарыган кешегә өч-дүрт метр читтән колга, такта, бау яки кул астында булган башка нәрсәне ыргытыгыз.
Зыян күрүчегә кулны сузу хәвефле, чөнки бәке читенә якынлашканда сез бозга йөкләнешне арттырачаксыз һәм үзегез дә суга чумарга мөмкинсез. Зыян күрүчене сак кына боз өстенә тартып чыгарыгыз, һәм аның белән бергә куркыныч зонадан шуышып чыгыгыз.
Ярда зыян күрүчегә мөмкин булганча коры кием кидерергә, парник эффекты барлыкка килсен өчен полиэтилен белән урарга, ә иң яхшысы — аны тизрәк җылы бинага илтергә кирәк.

Әгәр автомобилегез батса?

Кичекмәстән, ул тулысынча су төбенә киткәнче, тәрәзә аша машинадан чыгу хәстәрен күрегез. Ишекләрне ачмаска кирәк, алай иткәндә машинага су тизрәк тулачак.
Әгәр автомобиль су астына китә икән, аннан чыгар алдыннан берничә тапкыр тирән итеп сулыш алыгыз һәм автомобильдән, мөмкин булганча, “авыр” киемнән (аяк киеме, пальто, куртка) арынып чыгыгыз.
Беренче чиратта балаларны коткарырга кирәк, бу очракта баланы аркасы белән үзегезгә кысыгыз, аның борынын һәм авызын кулыгыз белән каплагыз, һәм өскә йөзеп чыгыгыз.

Сәхифәне Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева