+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 ноябрь 2021, 08:20

Юмарт сишәмбегә кушылыгыз!

Русия Икътисади үсеш министрлыгы #ЮмартСишәмбе Бөтендөнья хәйрия көнендә катнашырга чакыра. Ул 30 ноябрьдә узачак.

Юмарт сишәмбегә кушылыгыз!Юмарт сишәмбегә кушылыгыз!
Юмарт сишәмбегә кушылыгыз!
#ЮмартСишәмбе - бу мәгълүмат кампаниясе, аның максаты - хәйриячелек һәм иреклеләр мәдәниятен үстерү.

Быел Юмарт сишәмбе акциясе чараларын 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә.

#ЮмартСишәмбе акциясендә теләсә нинди сәяси булмаган оешма, юридик берәмлекләр һәм аерым кешеләр катнаша ала. Катнашучылар акция форматын, максатларны сайлап алуда, акча җыю механизмнарын куллануда ирекле. Социаль җаваплы компанияләргә әлеге акция җәмгыятькә үзенең социаль эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә, хезмәткәрләр арасында иреклелекне активлаштырырга мөмкинлек бирә. Коммерциягә карамаган оешмалар бу көнне үз эшчәнлекләренә игътибар, акча, яңа донорлар һәм волонтерлар җәлеп итү өчен файдалана ала.

Гомумән алганда, 2016-20 еллар чорында #ЮмартСишәмбе башлангычына илнең барлык төбәкләреннән 4 меңнән артык оешма кушылды. Алар Калининградтан Камчаткага кадәр меңләгән хәйрия чарасы үткәрде.

Фото: ugra-news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас