

Ана булу — гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Шуңа да аналарны һәм балаларны яклауга, аларның тормыш-көнкүреше белән бәйле социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелә. Әмма аналарның — балаларын, аннан соң оныкларын тәрбияләүгә куйган көчен болар гына берничек тә каплап бетерә алмый. Аналар алар алдындагы олы бурычның беркайчан да түләп бетермәслек булуы белән бөек.
Башкортстанда, Русия төбәкләре белән беррәттән, гаиләгә, аналарга һәм балаларга күпсанлы ярдәм чаралары каралган. Шәһәр, район, авылларда яңа балалар бакчалары, мәктәпләр ачыла, киләчәк буынның иҗади үсеше, сәламәтлек саклау һәм гаилә белән ял итү өчен шартлар тудырыла.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров югары вазыйфада эшен нәкъ социаль өлкәдәге җитешсезлекләрне бетерүдән башлаган иде, бүген дә бу өлкәгә һәрдаим игътибар зур. Республика Хөкүмәте эшчәнлегендә төп юнәлеш социаль өлкә булып кала — бюджет чыгымнарының 70 процентыннан күбрәге нәкъ шул максатларга тотыныла. Балаларның хәвефсезлеге, сәламәтлеге төп игътибар үзәгенә алынды. Мәктәп ашханәләрендә туклану системасы яхшыга үзгәрде, сабыйлар өчен “Сөт кухнялары” ачыла.
Башкортстанда, матди хәленә һәм балалар санына карамастан, бала туган барлык гаиләләр дәүләт тарафыннан ярдәмгә исәп тота ала. Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күпбалалы, аз тәэмин ителгән, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс өстенлекләренә ия.
Республикада бала үстерүче гаиләләргә өч дистәгә якын ярдәм чарасы, аларны тормышка ашыру өчен 10 миллиард сум акча бүлү каралган. Аз акча түгел, әмма ул барлык юнәлешләр буенча да ярдәм күрсәтүгә җитми әле.
ызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында республикада туым кими. Моны, хатын-кызларның күпчелегенең беренче баласын, элекке кебек, 20-21дә түгел, ә 27-28 яшьтә тудыруы белән бәйләргә дә була. Шушыларны күз уңында тотып, республикада махсус программа кабул ителде. Ул туымны арттыруга юнәлтелгән.
Республикада күпбалалы 46,3 меңгә якын гаилә бар. Бу сан буенча без Русиядә — дүртенче, Идел буе федераль округында – беренче урында.
Республикада Русиядә беренчеләрдән булып Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы булдырылды, перинаталь үзәкләр төзелде, әниләр һәм бәбиләр арасында үлем очраклары кимеде. Медицина-генетика үзәге дә эшли башлагач, анда нәселдән килүче чирләрне алдан ачыклау, ДНК-диагностика буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, дип көтелә.
Башкортстан “Русия гаиләсе” Халыкара конгрессын һәм Бөтенрусия аналар форумын үткәрү урыны итеп юкка гына сайланмады. Ата-аналар форумының иң беренчесе бездә узды. Бу өлкәдәге чаралар дәвамлы булды. Пандемиягә карамастан, Башкортстан Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова башлангычы белән тормышка ашырылучы “Хатын-кыз бәхете территориясе” проекты дәвам итә, ул онлайн форматта да, катнашучылар санын чикләп, оффлайн рәвештә дә үткәрелә.
...Гаҗәеп назлы, мәгънәле, ягымлы “әни”, “ана” сүзе өч хәрефтән генә торса да, кешенең бөтен гомерен үз эченә ала. Һәркем гомере буе әнисенең якты хатирәсе белән яши, аның куллары һәм йөрәге җылысын тоя, сөйкемле елмаюын хәтерендә саклый. Җирдә тормышны саклаучылар булган әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаек.
Кадерле аналар! Безнең һәрберебезнең тормышы сезнең ярдәмнән һәм наздан, сезнең бишек җырыннан һәм кайгыртудан башлана. Үзегез дә дәүләт ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоеп, балаларыгыз шатлыгында яшәсәгез иде!
Резида ВӘЛИТОВА.