Чакмагыш районы һәрвакыт тырыш, уңган, эшсөяр, үткер, сәләтле чакматаштай кешеләре, һәркайда тәртип һәм һәр нәрсә төзек булуы белән аерылып тора.
Туган авылыма юлым нәкъ шушы район аша уза. Илеш белән Чакмагышны Күәш елгасы бүлеп тора. Бу мул сулы, аккошлар, кыр үрдәкләре үз иткән елгада ике район халкының берничә буын вәкилләре су коена, ял итә, балык тота.
Илеш ягыннан килгәндә, районның Коты авылын узгач, тау башыннан Чакмагыш авылы уч төбендәгедәй күренә. Йортлары тигез рәтләргә тезелгән урамнардагы төрле төстәге түбәләр, елның нинди фасылы булуга карамастан, һәрвакыт кояшта салават күпередәй балкып тора. Әйтерсең дә асылташлар сибелгән: берсеннән-берсе матур, төзек йортлар чын әкият дөньясын хәтерләтә. Мин һәрвакыт бу йортларда бик бәхетле кешеләр яшидер дип уйлый идем. Чираттагы командировкада уйларымның дөреслеге расланды.
...Яхшы калай һәм тимердән чүкеп бизәлгән заманча капканы ачып керүгә, ике катлы йорттан хуҗабикә йөгереп чыгып каршы алды. Төз буйлы, ышанычлы йөзендә ихлас елмаю чагылган хуҗа да кечкенә нарасыен күтәреп каршыга чыкты. Ул арада уртанчы уллары кунаклар янында бөтерелә иде инде.
– Өлкән улыбыз мәктәптә. Хәбәрчеләр белән бик тә очрашасы килгән иде дә, кайтып өлгермәде, – диде Раушания.
– Данияр абыема 8 яшь, ул икенче сыйныфта укый. Мин балалар бакчасына йөрим. Миңа 6 яшь. Энем әле бәләкәй, аңа бер яшь тә тулмады. Аның исеме Надир, – дип таныштырды безне Искәндәр.
– Гаиләдә татарча сөйләшәбез. Шулай да, хәзерге заман баласына берничә тел белү кирәк. Балалар бакчасында, мәктәптә алар үзара урысча аралаша. Ә инде туган телебезне югалтмас өчен, ул иң беренче чиратта гаиләдә сакланырга тиеш, дип уйлыйм. Сәламәт тәндә – сәламәт рух диләр. Өлкән улыбыз 5 яшеннән физкультура-сәламәтләндерү комплексына футбол түгәрәгенә йөри. Абыйсыннан күреп энесе дә шунда ук шөгыльләнә башлады. Төпчегебезне дә футболга йөртербез, дип уйлыйбыз. Үзәктә яшәгәч, бик уңайлы. Мәктәп тә, физкультура-сәламәтләндерү комплексы да юл аша гына урнашкан, – ди Раушания.
Раушания белән Руслан Гафаровлар яшь гаилә булуга карамастан, аларны райондашлары яхшы белә. Раушания район үзәгендә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы юридик колледжга укырга кереп, дипом алгач та туган ягына эшкә кайта. Арытаба тырыш кыз Русия дәүләт социаль университетына укырга керә һәм аны да уңышлы тәмамлый. Югары белем алгач, район хакимиятенең мәгариф бүлегендә кадрлар буенча белгеч булып эшли башлый. Төп вазыйфа бурычларыннан тыш, үткер, чая, сәләтле Раушания иҗтимагый эшләрдә, төрле чараларда, концертларда да даими катнаша. Монда инде халкыбызның “Чүлмәгенә күрә капкачы” дигән әйтемне искә төшерәсе килә. Хатынының һәр башлангычын ире дә хуплый. Ни дисәң дә, Руслан үзе дә иҗади гаиләдә үскән. Аның әти-әнисе Разалия һәм Радик Гафаровлар – мәдәният хезмәткәрләре. Җыр-моңга, сәнгатькә мәхәббәтне алар балаларында да тәрбияләгән. Гафаровларның гаилә ансамбле турында райондашлары яхшы белә.
– Мин балачактан сәхнә артында һәм сәхнәдә үстем дисәм дә була. Кечкенә чагымда гастрольләр вакытында баян тартмасына кереп йоклаганмын. Әти-әни гаиләдә үзара аңлашып, йорттагы эшне ир-ат яки хатын-кызныкына бүлешмичә, бик тату тормыш итәләр. Безне дә шулай тәрбияләделәр. Инде үзебез гаилә коргач та, шул ук традицияләр саклана. Без Раушания белән барлык эшне дә киңәшләшеп башкарабыз. Бер-беребезгә ярдәм итеп, терәк булып яшәргә тырышабыз.
– Ике яктан да әти-әниләребезнең ярдәмен күрәбез. Әнием Роза Латыйпова да, кайнанам Разалия дә һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Йортны төзегәндә дә булыштылар. Русланның әтисе – алтын куллы кеше. “Җитмеш төрле һөнәр иясе” дигәннәре нәкъ аңа туры килә дә инде. Хәләл көчебезне түгеп, үз оябызны акрынлап төзеп бетереп киләбез, – ди Раушания.
– Өйләнешкәч, туган авылым Каразиректә әти-әниләр белән бергә яшәдек. Өлкән улыбыз да анда туды. Инде аның балалар бакчасына йөрер вакыты җиткәч, Раушаниянең декрет ялы тәмамлагач, район үзәгенә күченергә булдык. Баштагы мәлне Раушаниянең әнисе белән аның фатирында яшәдек. Кызганыч, хатынымның әтисе мәрхүм инде. Киңәшләшкәч, җир алып, йорт төзергә булдык. Авылда туып үскән кеше буларак, балаларымның да иркенлек тоеп, үз ихатасында ялан тәпи йөрүен теләдем. Аннары, ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт төзергә, ул үстерергә тиеш диләр бит. Аллаһка шөкер, боларның барысын да үтәп чыгарга язсын, – ди гаилә башлыгы.
Руслан Гафаров мәктәпне тәмамлагач, Уфадагы ягулык-энергетика колледжына укырга кереп, 2009 елда диплом алганнан соң, туган якларына кайта. Бүген “Газпромгазораспределение Уфа” җәмгыятенең Чакмагыштагы комплекслы хезмәте оешмасында авария-төзекләндерү эшләре слесаре булып хезмәт сала.
Раушания белән Руслан Гафаровлар – Чакмагыш районының иң актив яшь гаиләләренең берсе. Алар гаилә конкурсларында район, республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Районда ел саен үткәрелүче “Кыш бабай һәм Карсылу” бәйгесендә алар һәрдаим призлы урын алып килә. “Инде бу эстафетаны Русланның энесе белән килендәш кабул итеп алды”, – ди Раушания. Җырлы-моңлы Гафаровлар гаиләсе – Разалия белән Радик, Раушания белән Руслан, Лилия белән Рузил һәм аларның балалары район гаилә конкурсында катнашып, җиңү яулаган. Нәкъ шушы гаилә Чакмагыш данын республика дәрәҗәсендә яклаячак та инде.
Раушания белән Руслан икесе дә рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Әйткәндәй, быел Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Руслан Гафаровка күршеләре көтелмәгән бүләк ясый. Азатлык урамында яшәгәндәге һәм әлеге күршеләре Русланның ярдәмчел, игътибарлы, кешелекле булуына, рәхмәт йөзеннән район гәзитендә аның хакында мәкалә бастырган.
– Без туган җиребез – Чакмагышны яратабыз, горурланабыз. Ярый әле шушында төпләнгәнбез, дип шатланабыз. Район җитәкчелеге монда яшәгән һәр кешегә уңайлы шартлар булдырырга тырыша. Район үзәге дә көннән-көн күркәмләнә. Чакмагышлылар элек-электән тырыш булган. Монда халык хезмәттә дә, көнкүрештә дә бер-берсе белән ярышып, чәмләнеп яши. Бу бик яхшы күренеш. Шуңа күрә дә бездә юллар төзек, урамнар тигез, йорт-куралар берсеннән-берсе матур, – диләр бертавыштан Раушания һәм Руслан Гафаровлар.
Гафаровлар гаиләсе белән хушлашкач, Чакмагышның һәр гаиләсе алар кебек бәхетле яшидер дигән фикер күңел түренә кереп урнашты. Әйе, шулай булсын иде. Ә Раушания белән Русланның үз куллары белән төзегән бәхетле тормышының нигезе бер-берсенә карата булган мәхәббәттә, ышанычта, игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә, тырыш һәм уңган булуларында, дип уйлыйм. Тагын шунысы да ачык күренде – алар булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет баглап яши.
Туган җирләрен яратып, хөрмәт итеп яшәгән яшьләребез күбрәк булса, дөньяларыбыз тагын да матур, киләчәгебез өметле булыр.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Чакмагыш районы.