+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 ноябрь 2021, 12:15

Яңа елга әзерлек күптән башланды

Кар әллә ни булмаса да, Кырмыскалы районы үзәгендә Яңа ел якынлашуы сизелә башлады.

Яңа елга әзерлек күптән башландыЯңа елга әзерлек күптән башланды
Яңа елга әзерлек күптән башланды
Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында бу бәйрәмнең төп бизәге - купшы чыршы үз урынын алды. Әйткәндәй, быел аны эзләп әллә кая барып йөрисе булмаган. Район үзәгендә яшәүченең ихатасындагы купшыкай бик күп урынны алып торган, шуңа күрә хуҗасы аны бу чорда район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны сөендереп торсын өчен район хакимиятенә бүләк итәргә булган.
Тиздән чыршы төрле-төрле утлар белән дә бизәләчәк. Әлеге вакытта “Теплосеть” җәмгыяте хезмәткәрләре Яңа ел иллюминацияләрен урнаштыру белән мәшгуль. Шул ук вакытта якындагы буадан тау ясау һәм биләмәне уратып алу өчен боз кисәкләре дә китерә башладылар.
Шулай ук спортның кышкы төрләрен сөючеләр өчен дә шартлар тудырыла. Шугалаклар һәм хоккей тартмалары әзерләнә. Бозның өслеге сыйфатлы һәм тигез булсын өчен берничә тапкыр су агызып туңдырырга кирәк. Әле район үзәгендәге “Кырмыскалы” спорт-сәламәтләндерү комплексы, Кабак, Бозаяз, Суык чишмә, Сәвәләй, Сахай, Прибельский авылларында эшләр тәмамлану өстендә. Ә барлыгы район биләмәсендә тимераякта шуу өчен 13 урын булачак.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас