+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2021, 10:21

7 айлык баласын ишек яңагына бәргән...

23 яшьлек әни дус кызына сабые белән кунакка килгән булган.

7 айлык баласын ишек яңагына бәргән...
7 айлык баласын ишек яңагына бәргән...

Башкортстанда яшәүче 23 яшьлек кыз 7 айлык кызын ишек яңагына бәргән.

Бу хәл Магнитогорскида булган. Кыз дус кызында кунак була. Кызлар алкогольле эчемлекләр куллана. Кәеф-сафа корып утырганда яшь әнинең сабые елый башлый. Әнисе аны кулына ала да ишек яңагына бәрә...

Баланы шунда ук дәваханәгә илткәннәр, ләкин табиблар аны коткарып кала алмаган. Берничә көннән кыз ябык баш җәрәхәтеннән үлгән.

Яшь әнине кулга алганнар. Прокурор аның өчен 15 ел төрмә сораган.

Кызганычка каршы, әлегә баланың әтисе турында мәгълүмат юк. 

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: