+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2021, 14:26

Биш мең сумга гыйффәтлеген саткан...

15 яшьлек кызының гамәле турында әнисе белеп калган...

Биш мең сумга гыйффәтлеген саткан...
Биш мең сумга гыйффәтлеген саткан...

Уфада яшәүче 15 яшьлек укучы кыз социаль челтәрдә 5 мең сумга гыйффәтлеген сату турында белдерү урнаштырган. Шунда ук ул таксист булып эшләүче 34 яшьлек ир-егет белән танышкан. Кыз таксист белән "Президент-отель" тукталышында очрашкан.

Әлеге очрашудан соң бу пар тагын берничә тапкыр очрашкан. Шулай итеп, кыз 15 мең сум акча эшләп өлгергән. Әлеге бәйләнешне кызның әнисе белеп калган. Нәтиҗәдә, таксистка хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгән. Сөйләшү вакытында ир-егет аларга шушы кызга өйләнергә теләвен белдергән.

Шуңа да карамастан, иргә карата җинаять эше кузгаткан, хәзер аңа шәһәрдән читкә чыгу тыелган.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: