Бүген, 2 декабрь көнне, Кушнаренко авылында бюстны тантаналы ачу булды. Һәйкәлнең авторы - Илдус Закиров.
Даян Мурзин чын патриотизм үрнәге булып тора. Ул - легендар разведчик, Бөек Ватан сугышы яугире, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. Сугыш башлангач, Даян Мурзин, барысы да кебек үк, үз илен якларга фронтка киткән. Ул елларда аны «Кара генерал» дип атыйлар, аны хәтта Гитлер шәхси дошманы дип игълан итә, аның башы өчен зур суммада премия билгеләнә.
- Бюст булдыру идеясен тормышка ашыруда катнашкан һәм ашырган барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Хәзер Кушнаренко авылы халкы бу вакыйга турында балаларына да, район кунакларына да горурланып сөйли алачак, — дип хәбәр иттеләр Кушнаренко районы хакимиятендә.
Ачылу тантанасында «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы, бюстны булдыру инициаторы Илдар Дәүләтов, Даян Мурзинның оныгы Альбина Мурзина, бертуганының улы Роберт Мурзин, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Бакалы районы делегациясе, Кушнаренко районы волонтерлары катнашты.
Бюстны ачу хокукы Рөстәм Әхмәдинуров һәм Альбина Мурзинага бирелде. Аннары тантанада катнашучылар Даян Мурзин бюстына чәчәкләр салды. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерт программасы әзерләгән иде.
Кушнаренко, Дүртөйле, Уфа, Бакалы, Чакмагыш районнарыннан һәм Татарстан Республикасыннан килгән 100гә якын кеше катнашкан тантанада Даян Мурзинга "Русия Герое" исемен бирү өчен имза җыя башлау турында карар кабул ителде.
Фото: "Башинформ" агентлыгы